Бизнес-планлаштыру, дәүләт сатып алуларында катнашу һәм социаль челтәрләр маркетингы - СММ аша проектны алга этәрү. 2019 ел башыннан Эшкуар йортында 50дән артык укыту чарасы уздырылды. Семинарлар һәм тренингларны Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды белгечләре һәм учреждениенең партнерлары үткәрде.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, эшкуарлар укыту тренингларына карата зур кызыксыну белдерә. Мондый курслары бизнес өлкәсендә белемнәрне киңәйтергә, шулай ук потенциаль партнерлар һәм инвесторларны табарга мөмкинлек бирә. Чаралар даими нигездә үткәрелә.
Агымдагы айга белем бирү программалары исемлеге белән түбәндәге сайтта: http://fpprt.ru/raspisanie-meropriyatij-doma-predprinimatelya-na-sentyabr/ яки әлеге телефон аша танышырга була: 222-90-60 (өст.301). Моннан тыш, эшкуарларга ярдәмнең кайнар линиясе эшли: 524-90-90.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте