1 мартка кадәр "Социаль инновацияләр" акселераторында катнашуга заявкалар кабул ителә

2019 елның 17 феврале, якшәмбе

Татарстан эшкуарлары "Социаль инновацияләр" программасы буенча укый ала. Чара 15 марттан алып 15 июньгә чаклы Мәскәүдә уздырыла.

Катнашу өчен 1 мартка кадәр түбәндәге сайтта гариза калдырырга кирәк: http://www.soc-innov.ru.

Укыту программасында: проектның социаль йогынтысы үрнәкләрен өйрәнү, бизнес модельләштерү һәм финанс планлаштыру, проектларны алга этәрү һәм потенциаль инвесторларга тәкъдим итү.

Катнашу мәсьәләләре буенча программа җитәкчесе Виктория Налбандовага түбәндәге электрон почта аша мөрәҗәгать итргә мөмкин: v.nalbandova@soc-invest.ru.

"Социаль инновацияләр" акселераторы 2015 елдан Россиянең 15 төбәгендә гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә 430 кеше уку узган, 200дән артык проект уңышлы тормышка ашырылган. Оештыручы - Социаль инновацияләр фонды.

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International