Сәнәгать парклары һәм сәнәгать мәйданчыкларының резидентлары һәм идарәче компанияләре Россия кредит оешмаларында 2017 елның 1 гыйнварыннан соң җәлеп ителгән кредитлар буенча процентлар түләү белән бәйле чыгымнарны каплый ала. Финанс ярдәмен "Процент ставкасын субсидияләү" программасы кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы күрсәтәчәк.
Программаның бер шарты - кредитлар мәйданчык территориясендә инженерлык инфраструктурасын төзүгә һәм җиһазлар сатып алуга юнәлтелгән булырга тиеш. Кредит буенча процент Россия Үзәк банкы тарафыннан исәпләнгән уртача процент ставкасыннан артык була алмый. Бер алучыга субсидиянең чик күләме елына 5 млн сум тәшкил итә.
Субсидия алуга гаризалар кабул итү 21 февральдә башлана. Документлар эш көннәрендә 9:00-18:00 сәгатьләрдә (җомгадан тыш - 9:00-16:45) түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан, Мәскәү урамы, 55 йорт, 521 кабинет ("Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге" дәүләт казна учреждениесе).
Программа шартлары һәм тәртибе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2017 елның 30 ноябрендәге 928 номерлы карары белән җайга салына.
Консультацияләр өчен телефон: 236-04-83
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте