Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белгечләре Казан предприятиеләрендә булды. Сәфәр кысаларында хезмәткәрләр шәһәрнең Мәскәү һәм Киров районнарында урнашкан оешмалары эшчәнлеген өйрәнде. Алар металл ишекләр һәм тәрәзәләр, уку җиһазлары, ипи-күмәч һәм кондитер эшләнмәләре җитештерү, корпуслы һәм йомшак җиһазлар эшләү һәм әзерләү белән танышты.
Татарстан азык-төлек җитештерүчеләре үз тауарларын "FMA China" 5нче Халыкара күргәзмәсендә 2019 тәкъдим итәчәк. Чара 29-31 майда Шанхайда уза. Республика эшкуарларына күргәзмә экспозицияләрен оештыруда Экспортка ярдәм үзәге булышлык итәчәк.
Балалар һәм яшьләр проблемаларын хәл итүче "Үзгәрешләргә таба - 2019" дип аталган социаль-эшкуарлык проектлары конкурсына гаризалар кабул итү башланды.
Әлмәттә "Балалар һәм яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру чарасы буларак янгын-гамәли (коткару) спорты" проекты кысаларында мәктәп укучылары арасында янгын-гамәли спорты буенча ярышлар узды. Проект Татарстан Икътисад министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Татарстан эшкуарларының бизнес өчен күпфункцияле үзәккә хезмәтләр сорап мөрәҗәгать итүләре саны ике тапкыр арткан. Ел башыннан эшкуарлардан 3000нән артык мөрәҗәгать алынган инде. Алар арасында үзмәшгульләрнең теркәлү сорап мөрәҗәгать итүләре дә бар.
Казанда җирле үзидарә органнары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча утырыш узды. Чара Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә үткәрелде.
2019 елның 22 мартында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Индира Киреева Интеллектуаль милек буенча федераль хезмәт (Роспатент) коллегиясе утырышында катнашты, анда 2018 ел өчен Роспатент эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм Интеллектуаль милек буенча федераль хезмәтнең 2019 елга Максатлары һәм бурычларының гавәми декларациясе проекты каралды.
1 апрельдән Казанда КФҮ Елга аръягы бүлеге (Гагарин ур., 103 й.) үзгәртелгән эш режимына күчә. Хәзер "Минем документлар" офисы килүчеләрне сишәмбе - 8.00дән 18.00 сәгатькә кадәр, ә пәнҗешәмбе 8.00дән 20.00 сәгатькә кадәр кабул итәчәк. Әлеге үзгәрешләр халык ихтыяҗына бәйле.
Чаллыда "Минем документлар" Үзәк офисында ачылган вакытыннан алып 3200дән артык кеше булган. 11 марттан ул яңа адрес буенча эшли: Кол Гали бульвары, 25Е йорт.
2019 елның 3-5 апрелендә Мәскәүдә сатып алулар өлкәсендә төп федераль чара - "ГОСЗАКАЗ" XV юбилей Бөтенроссия форум-күргәзмәсе узачак. Дәүләти, муниципаль һәм корпоратив сатып алулар өлкәсендә федераль әһәмияттәге бәхәс һәм күргәзмәләр мәйданчыгы, гадәттәгечә, базарның барлык уенчыларын - заказчыларны, җайга салучылар, тәэмин итүчеләр, подрядчылар һәм башкаручыларны берләштерәчәк.