Татарстан ризыклары Кытай күргәзмәсендә тәкъдим ителәчәк

2019 елның 26 марты, сишәмбе

Татарстан азык-төлек җитештерүчеләре үз тауарларын "FMA China" 5нче Халыкара күргәзмәсендә 2019 тәкъдим итәчәк. Чара 29-31 майда Шанхайда уза. Республика эшкуарларына күргәзмә экспозицияләрен оештыруда Экспортка ярдәм үзәге булышлык итәчәк.

V Халыкара  FMA CHINA күргәзмәсе Азиядә үзен Кытай базарына чит ил компанияләрен чыгару өчен мәйданчык буларак тәкъдим иткән иң эре агросәнәгать күргәзмәләренең берсе. Быел күргәзмәгә дөньяның 30дан артык иленнән вәкилләр килер дип көтелә. Анда 50 меңгә якын кеше:  бизнесменнар, инвесторлар, клиентлар, хөкүмәт түрәләре һәм Кытайның эре сәүдә йортлары вәкилләре катнашуы ниятләнә. Күргәзмә кысаларында импорт-экспорт сәясәте һәм азык-төлек сәүдәсен җайга салу буенча Халыкара саммит, шулай ук Кытайда импортка чыгарыла торган продуктларның сыйфат контроле алымнары буенча семинарлар уздырылачак.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International