Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белгечләре Казан предприятиеләрендә булды. Сәфәр кысаларында хезмәткәрләр шәһәрнең Мәскәү һәм Киров районнарында урнашкан оешмалары эшчәнлеген өйрәнде. Алар металл ишекләр һәм тәрәзәләр, уку җиһазлары, ипи-күмәч һәм кондитер эшләнмәләре җитештерү, корпуслы һәм йомшак җиһазлар эшләү һәм әзерләү белән танышты.
Эш сәфәре барышында белгечләр эшкуарлар белән эшчәнлекне гамәлгә ашырганда килеп чыккан мәсьәләләр хакында фикер алышты. Очрашу нәтиҗәләре буенча кече һәм урта бизнес субъектларына дәүләт ярдәме чаралары күрсәтеләчәк.
Чара кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча баланс комиссиясен үткәрү кысаларында узды. Әлеге эшнең төп максаты - Татарстан Республикасында җитештерелә торган продукцияне базарларга чыгару. Элегрәк белгечләр Чаллы, Яшел Үзән, Апас, Ютазы һәм Мөслим районнары предприятиеләрендә булды. Якын арада Казанның Совет, Идел буе, Яңа Савин, Авиатөзелеш һәм Вахитов районнары компанияләренә сәфәрләр көтелә.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте