Икътисад министрлыгы янгын-коткару спортын үстерү проектына теләктәшлек күрсәтте

2019 елның 26 марты, сишәмбе

Әлмәттә "Балалар һәм яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру чарасы буларак янгын-гамәли (коткару) спорты" проекты кысаларында мәктәп укучылары арасында янгын-гамәли спорты буенча ярышлар узды. Проект Татарстан Икътисад министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, чара янгын куркынычсызлыгы буенча спорт ярышлары үткәрү юлы белән балаларда сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру буенча төп бурычларны хәл итүгә, шулай ук янгынга каршы һәм коткару эшен, янгын сүндерүче һәм коткаручы һөнәрен популярлаштыруга юнәлтелгән.

Ярышлар ике этапта үтте - каршылыклары белән 100 метрлы полосаны узу һәм өйрәнү манарасы тәрәзәсенә штурм баскычы буенча менү. Үз сәләтләрен 10 мәктәптән 11 команда күрсәтте. Ярышларда Түбән Мактаманың 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы җиңү яулады. Ул күчмә кубок алды. Икенче урында - 7нче урта гомуми белем бирү мәктәбе, өченче урында - 12нче урта гомуми белем бирү мәктәбе.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International