Чаллыда "Минем документлар" Үзәк офисында ачылган вакытыннан алып 3200дән артык кеше булган. 11 марттан ул яңа адрес буенча эшли: Кол Гали бульвары, 25Е йорт.
Күпфункцияле үзәк ике катны били, анда 70 "кабул итү тәрәзәсе" эшли. Офис 160 тирәсе дәүләти, муниципаль һәм башка хезмәтләр күрсәтә.
КФҮ филиалы түбәндәге график буенча эшләячәк:
дүшәмбе: 8:00-18:00
сишәмбе: 8:00-20:00
чәршәмбе: 8:00-18:00
пәнҗешәмбе: 8:00-18:00
җомга: 7:00-17:00
шимбә: 8:00-18:00
якшәмбе: ял көне.
Бу - Чаллыдагы өченче КФҮ офисы. Башкалары халыкны Тынычлык урамы, 62 һәм Маршал Жуков урамы, 23 адресы буенча кабул итә.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте