Татарстан эшкуарларының бизнес өчен күпфункцияле үзәккә хезмәтләр сорап мөрәҗәгать итүләре саны ике тапкыр арткан. Ел башыннан эшкуарлардан 3000нән артык мөрәҗәгать алынган инде. Алар арасында үзмәшгульләрнең теркәлү сорап мөрәҗәгать итүләре дә бар.
Яңа хезмәтләрнең берсе - Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондыннан еллык 7,5 процент белән 5 миллион сумгача займ бирү.
Искәртеп үтәбез, бизнес өчен КФҮ "бер тәрәзә" принцибы буенча 100дән артык дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтә.
2018 елда бизнес өчен күпфункцияле үзәк хезмәтләреннән 4000нән артык уникаль кече һәм урта эшкуарлык субъекты файдаланган, аларга 15000нән артык хезмәт күрсәтелгән.
Казан шәһәрендә бизнес өчен күпфункцияле үзәк Эшкуар йортында 2016 елдан гамәлгә кертелде. Әлеге бизнес өчен КФҮдә 6 кабул итү тәрәзәсе эшли, анда эшкуарга "бер тәрәзә" режимында 100дән артык хезмәт күрсәтелергә мөмкин, ә мәгариф хезмәтләре секторында эшкуар бизнес алып баруның үзен кызыксындырган юнәлешләре буенча уку курслары уза ала.