3-5 апрельдә "ГОСЗАКАЗ" юбилей форум-күргәзмәсе уза

2019 елның 22 марты, җомга

2019 елның 3-5 апрелендә Мәскәүдә сатып алулар өлкәсендә төп федераль чара - "ГОСЗАКАЗ" XV юбилей Бөтенроссия форум-күргәзмәсе узачак. Дәүләти, муниципаль һәм корпоратив сатып алулар өлкәсендә федераль әһәмияттәге бәхәс һәм күргәзмәләр мәйданчыгы, гадәттәгечә, базарның барлык уенчыларын - заказчыларны, җайга салучылар, тәэмин итүчеләр, подрядчылар һәм башкаручыларны берләштерәчәк.

Чарада катнашучылар һәм кунаклар дәүләт ихтыяҗлары өчен илдә җитештерелгән иң яхшы продукция үрнәкләре белән - азык-төлектән алып инновацион эшләнмәләргә кадәр - таныша алачак. Кече һәм урта бизнес субъектлары өчен форум дәүләт сатып алулары системасында катнашу буенча яңа перспективалар ача һәм заказчылар арасында турыдан-туры диалог алып барырга, клиентлар һәм коллегалары белән аралашырга мөмкинлек бирә.

Эшлекле программа кысаларында төрле форматтагы 60тан артык чара - пленар утырышлар, түгәрәк өстәлләр, тематик бәхәсләр, 44-ФЗ һәм 223-ФЗны белүгә профессиональ лекторийлар, Гомумроссия халык фронтының "Гадел сатып алулар өчен" проекты экспертларыннан остаз дәресләре, тәкъдим итүләр үткәреләчәк.

Икътисадның төрле өлкәләрен сыйфатлы тауарлар, эшләр, хезмәтләр белән тәэмин итүче компанияләр, предприятиеләр һәм оешмалар "2018 елның иң яхшы тәэмин итүчесе" ачык конкурсында катнаша алачак, аны РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Мәскәү эшкуарлар ассоциациясе оештыра. Форум эшенең беренче көнендә җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылачак.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International