1 апрельдән Казанда КФҮ Елга аръягы бүлеге (Гагарин ур., 103 й.) үзгәртелгән эш режимына күчә. Хәзер "Минем документлар" офисы килүчеләрне сишәмбе - 8.00дән 18.00 сәгатькә кадәр, ә пәнҗешәмбе 8.00дән 20.00 сәгатькә кадәр кабул итәчәк. Әлеге үзгәрешләр халык ихтыяҗына бәйле.
Калган көннәрдә Елга аръягы бүлеге гадәти график буенча кабул итәчәк. Дүшәмбе, чәршәмбе һәм шимбә - 8.00дән 18.00гә кадәр, җомга - 8.00дән 17.00гә кадәр, якшәмбе - ял.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте