"БУ НӘКЪ ШУЛ, СЭР": Түбән Камада Татарстанның инвестиция потенциалы каралды

2019 елның 12 апреле, җомга

2019 елның 11-12 апрелендә Түбән Камада Татарстан Республикасы һәм Түбән Кама районының инвестиция, иктисадый, кадрлар, фәнни һәм мәдәни потенциалы хакында фикер алыштылар. Алгарышлы үсеш территорияләренә багышланган секция кысаларында "БУ НӘКЪ ШУЛ, СЭР" халыкара форумында катнашучыларга Татарстанның инвестиция мөмкинлекләре турында Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев сөйләде.

Гамәлдәге алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре, АСИҮТ резидентлары өчен салым ташламалары, шулай ук территорияләрне үстерү перспективалары форумда фикер алышу өчен төп темалар булды.

 "БУ НӘКЪ ШУЛ, СЭР" мәйданчыкларында 4 секция эшләде: "Продукция җибәрү, чимал сатып алу һәм инвестиция проектларын гамәлгә ашыру буенча "Түбән Кама Нефтехим" ГАҖ белән хезмәттәшлек мөмкинлекләре", "Продукция җибәрү һәм инвестиция проектларын гамәлгә ашыру буенча "Татнефть" ГАҖ ("Татнефть-Нефтехим" ИК) белән хезмәттәшлек мөмкинлекләре", "Татарстан Республикасының инвестиция мөмкинлекләре (АСИҮТ, грантлар, сәнәгать мәйданчыклары, индустриаль парклар)" һәм "Яңа инвестиция проектларын кадрлар белән тәэмин итү мөмкинлекләре".

Чарада, Татарстан һәм Россия предприятиеләренең топ-менеджерларын, нефть химиясе һәм нефть эшкәртүнең төрле өлкәләрендә әйдәп баручы белгечләрне, КХР, Төркия һәм башка илләрдән делегацияләрне, Россия Федерациясе субъектлары һәм Татарстан Республикасы вәкилләрен, чит илдә ТР Вәкаләтле вәкилләрен кертеп, 700дән артык кунак булды.

Оештыручылар - Татарстан Республикасы Инвестиция үсеше агентлыгы һәм ТР Түбән Кама муниципаль районының башкарма комитеты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International