Татарстан эшкуарлары 40 ил делегатлары өчен үз тауарларын тәкъдим итә

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

17-19 апрельдә Санкт-Петербургта "InterFood  St. Petersburg" 23нче халыкара күргәзмәсе узачак. Анда азык-төлек продукциясен җитештерүчеләр, күпләп сату һәм ваклап сату челтәрләре предприятиеләре вәкилләре катнашачак.

Күргәзмәдә Экспортка ярдәм үзәге оештырган Татарстан Республикасы стенды булачак. Биредә республика эшкуарлары тауарлары тәкъдим ителәчәк. Бу ипи-күмәч һәм кондитер эшләнмәләре, чәй, сөт продуктлары, бал, ит эшләнмәләре, төргәкләү-фасовкалау җиһазлары. Татарстан җитештерүчеләре эшчәнлеге белән 40тан артык ил вәкилләре таныша алачак.

InterFood St.Petersburg - илдә иң эре азык-төлек күргәзмәләренең берсе. Чарада катнашу Россия предприятиеләренә үз продукцияләрен Ауропа базарында сатарга, шулай ук Балтыйк төбәге дәүләтләре белән сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне ныгытырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International