Түбән Камада металл эшкәртү буенча заманча индустриаль парк ачылды

2019 елның 12 апреле, җомга

2019 елның 12 апрелендә Түбән Камада "Пионер" индустриаль паркы һәм паркның якорь резиденты - "Камасталь" заводы ачылышы булды. Завод төзү проектына чит ил инвестицияләре күләме 473,680 миллион сум тәшкил иткән. Ачылышта Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин һәм Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев катнашты.

 "Металл эшкәртү өлкәсендә сәнәгый кластерның яңа резиденты - "Камасталь" - менә дигән үсеш потенциалы булган югары технологияле предприятие. Хәзерге вакытка "Пионер" индустриаль паркында 5 резидент аккредитацияләнгән. Алар җитештергән продукция 2018 ел нәтиҗәләре буенча 547,7 миллион сум тәшкил иткән, ә гомуми салым түләүләре - 36 миллион сум. Бүген парк тулысынча яңартылган килеш ачыла. Аңа барлык кирәкле инженер коммуникацияләре тоташтырылган, паркның бөтен биналары реконструкциясе һәм төзелешенә 200 миллион сумнан артык шәхси инвестицияләр салынган. "Пионер" яңа резидентлар өчен ачык", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев.

Бүген "Пионер" индустриаль паркы резидентлары булып "Камасталь" корыч буяу заводы, бизәкләү металл фасад панельләре һәм түбә элементлары җитештерүче "ЦМК" ҖЧҖ, металл эшкәртү һәм металларга өслек каплаучы предприятие "Технология-НК" ҖЧҖ, корыч торбалар җитештерүче компания "Сибметалл-Омск" ПКФ" ҖЧҖ, ярымфабрикатлар җитештерүче "Хәләл Мәҗитов" ҖЧҖ тора.

Металл эшкәртү өлкәсендә сәнәгать кластеры бурычларына Түбән Кама районы территориясен, гомумән, республика икътисадының эшкәртү тармакларын үстерү, яңа төр продукция җитештерү һәм аеруча прогрессив технологияләр һәм производстволарны сафка бастыру керә. Аның резидентлары әзер сәнәгать һәм офис биналарыннан, корылмаларыннан,түбән аренда ставкасыннан, шулай ук дәүләт ярдәменнән файдалана ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International