Баланс комиссияләре графигы

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлык секторын үстерү нәтиҗәлелеген арттыру өчен даими нигездә баланс комиссияләре уздырыла.

Комиссияләр үткәрү максаты - муниципаль районнарда һәм шәһәр округларында кече һәм урта эшкуарлык секторын үстерү дәрәҗәсен бәяләү.

Комиссияләр атна саен районнарның әйдәп баручы предприятиеләрендә була, анда чимал һәм материаллар сатып алу, шулай ук әзер продукцияне сату турында (кооперация чылбырлары) мәгълүмат җыя. Районнарга сәфәр нәтиҗәләре буенча шундый төп проблемалар билгеләнә: кадрлар кытлыгы, сату базарларыннан файдалана алмау, инфраструктураны үстерү мәсьәләләре.

Әйтик, Лаеш районында комиссия үткәрү барышында предприятиеләрнең материал һәм чималны күпчелек Татарстан Республикасыннан читтә сатып алулары билгеләп үтелде. Эшкуарларга Биржа мәйданчыгы белән эшләү уңайлылыгы хакында искәрттеләр, анда бизнес буенча җирле партнерларны да табарга мөмкин.

Саба районында комиссия барышында исә, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары эшчәнлегенә мониторинг буенча төзелгән система яхшы тәҗрибә буларак билгеләп үтелде. Районда башкарма комитет җитәкчесенең инвестиция үсеше һәм эшкуарлыкка ярдәм буенча урынбасары вазыйфасы кертелгән. Барлык авыл җирлекләрендә даими уздырылган эш районда кооперация багланышларын нәтиҗәле җайга салырга, гамәлдәге предприятиеләр тирәсендә яңа бизнесларны тупларга, җирле предприятиеләр арасында потенциаль заказчылар һәм тауар китерүчеләрне тиз эзләргә, эшкуарлар юлыга торган актуаль проблемаларны ачыкларга һәм аларга кирәкле ярдәмне вакытында күрсәтергә мөмкинлек бирә.

Проблемалар да юк түгел. Мәсәлән, Яшел Үзән районы баланс комиссиясе кысаларында предприятиеләрнең микрозаймнар алуга ихтыяҗы ачыкланды. Әлеге предприятиеләр белән эш алып барыла инде, финанс ярдәмен алуга документлар әзерләүдә булышлык күрсәтелә.

2019 елда атна саен киңәшмәләр үткәрү графигы белән тулырак биредә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International