Импортны алыштыру өлкәсендә лидер булыгыз

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

Россия икътисадый үсешенең мөһим бурычы - импортны алыштыру. Шуңа бәйле рәвештә Россиядә импортны алыштыру өлкәсендәге төп вакыйга – "Импортны алыштыру" Халыкара күргәзмәсе 2019 елдан Россия бизнесы өчен форматларны һәм мөмкинлекләрне киңәйтә һәм импортны алыштыру өлкәсендә "Проект лидеры" Бөтенроссия премиясен гамәлгә кую турында игълан итә. 

"Проект лидеры" премиясе - бүгенге көндә Россиядә быелгы һәм аннан соңгы елларның төп темасына: 12 илкүләм проектка һәм аларда импортны алыштыруга, локальләштерүгә һәм экспортка йөз тоткан бизнес-бергәлекнең катнашуына багышланган бердәнбер премия. Яңа конкурсны "Илкүләм проектлар фокусында Россия производствосы" дигән вәкиллекле форум, шулай ук бу юнәлештә бизнес казанышларын күрсәтүче махсус экспозиция тулыландыра.

Хәзерге вакытта премиянең төп, шулай ук махсус номинацияләрендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә.

Гаризалар кабул итүнең беренче этабы 24 майга кадәр дәвам итәчәк.

Лауреатларны бүләкләү тантанасы 2019 елның 10 сентябрендә "Импортны алыштыру" Халыкара күргәзмәсе кысаларында узачак.

Премия катнашучылары үз уңышларын күрсәтү һәм бәяләү өчен, эксперт бергәлеге һәм дәүләт хакимияте вәкилләре белән аралашуны үстерү өчен, импортны алыштыру, экспорт яисә локальләштерү өлкәсендә маркетинг эффектын көчәйтү өчен киң мөмкинлекләр алачак.

Премия турында тулырак мәгълүмат сайтта: http://project-leader.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International