Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы теләктәшлегендә узган II Республика эшкуарлык, финанс һәм кулланучылар грамоталылыгы олимпиадасы җиңүчеләре билгеле булды.
Олимпиадага 2817 гариза керде. Сайлап алу ике этапта узды. 28 марттан 10 апрельгә кадәр үткән онлайн этапта 1300дән артык кеше катнашты, алар эшкуарлык эшчәнлеген оештыру һәм планлаштыру, бизнес алып бару өлкәсендә белемнәрен һәм кулланучылар компетентлыгын күрсәтергә тиеш иде.
"Бүген республикада эшкуарлык белән кызыксынган балалар һәм яшьләр өчен күп кенә белем бирү программалары һәм конкурслары бар. Болар - WorldSkills Russia Juniors, яшь инноваторлар өчен "УМНИК" программасы һәм "Фабрика-Балалар" эшкуарлык фабрикасы кысаларында проект. Без үз ягыбыздан мондый проектларга һәм анда катнашучыларга ярдәм итәргә омтылабыз, чөнки республиканың алга таба үсеше тиздән шушы егетләр һәм кызлар кулында булачак", - дип билгеләп үтте Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ярышлар финалына Татарстан Республикасының 10нан артык районыннан 73 укучы узды. Җиңүчеләр эшкуарлык эшчәнлеген алып баруның юридик һәм финанс аспектлары буенча комплекслы мәсьәләләрне, креативлык һәм логик фикерләүгә биремнәрне чишү нәтиҗәсе буенча сайлап алынды.
4-6 сыйныф укучылары арасында беренче урынны - Казан шәһәренең Идел буе районы 52нче гимназиясенең 6 сыйныф укучысы Ләйлә Сафина (35 баллдан 21 балл), икенче урынны "КФУ IT – лицее" гомуми белем бирү интернат-мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Алия Мингалимова (35 баллдан 20 балл), өченче урынны Мамадыш муниципаль районы Мамадыш шәһәренең "Академик К.А.Вәлиев исемендәге 2 лицей"ның 6 сыйныф укучысы Лиана Локманова алды.
7-9 сыйныф укучылары арасында беренче урынга - "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автоном белем бирү учреждениесенең 9 сыйныф укучысы Раил Ибраһимов (40 баллдан 40 балл), икенче урынга - Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының А.С.Пушкин исемендәге 9нчы лицейның 7 сыйныф укучысы Эмиль Сафин (33 балл), өченче урынга КФУның "Лобачевский лицее" гомуми белем бирү интернат-мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Никита Поливин (27 балл) лаек булды.
10-11 сыйныф укучылары арасында беренче урынны Питрәч районы Кощак урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Диләрә Нәбиуллина яулады, ул 100 баллдан 89 балл җыйды, икенче урында - 86 балл белән Казан шәһәре Яңа Савин районы 179нчы гимназиясенең 10 сыйныф укучысы Максим Антонов, өченче урынны, 85 балл җыеп, Казан шәһәре Авиатөзелеш районы 145нче лицееның 11 сыйныф укучысы Инсаф Латыйпов алды.