Россиядә финанс грамоталылыгы буенча икенче зачет старт алды. 29 майга кадәр барлык теләүчеләр икътисад һәм акча-кредит өлкәсендә үз белемнәрен сыный ала.
Катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча узарга: https://finzachet.ru/ һәм катлаулылык дәрәҗәсен сайларга кирәк. Тест онлайн-режимда узачак, 60 минут эчендә 30 сорауның кимендә 23нә дөрес җавап бирергә кирәк.
Биремнәр үз эченә акча әйләнеше, иминиятләштерү, инвестицияләү, финанс мониторингы һәм валюта контроле, салымнар һәм пенсия системасы, бизнес үсеше өчен финанс инструментлары һәм хезмәт күрсәтүләр, кредит оешмалары эше һәм банк операцияләре, мошенниклар һөҗүмен булдырмау сорауларын ала.
Сынауны уңышлы узучыларга исемле сертификатлар биреләчәк. Зачетта катнашучыларның барысына да финанс грамоталылыгын күтәрү өчен материаллар һәм шәхси киңәшләр биреләчәк.
Зачетны оештыручылар - Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА), Россия Банкы һәм Белем бирү ресурслары конструкторы.