Татарстан һәм Төркия индустриаль парклар үсеше хакында фикер алышты

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гебзе (Төркия) махсус зонасы җитәкчелеге белән Татарстанда индустриаль паркны үстерү проекты турында фикер алышты.

Хезмәттәшлек турында фикер алышу уңаеннан очрашу Истанбулда Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев катнашында узды. Гебзе (GOSB) оешкан сәнәгать зонасы идарәсе рәисе Вахит Йылдырым индустриаль парклар үсешенең уңышлы тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Элегрәк Гебзе республикада индустриаль паркны үстерү буенча оператор булырга әзер булуын белдергән иде. Очрашуда әлеге проект буенча эш мәсьәләләре каралды.

"Безнең зона беренче чиратта коммерцияле файда алу бурычын куймый, безнең максат - бизнес алып бару өчен уңайлы шартлар булдыруга нигезләнгән алдынгы тәҗрибәбезне тапшыру", - дип билгеләп үтте очрашу барышында Вахит Йылдырым.

1986 елда төзелгән "Гебзе" оешкан сәнәгать зонасы Төркиядә иң яхшы сәнәгать зонасы булып санала, аның 516 гектарлы территориясендә 181 резидент-предприятие теркәлгән, шуларның 42се - чит илнеке, 25 мең эш урыны булдырылган.

Гебзе территориясендә Германия, Австрия, АКШ, Дания, Финляндия, Франция, Голландия, Англия, Швеция, Швейцария, Италия, Израиль, Япония, Люксембург һәм Корея компанияләре эшли.

Төп резидентлар: Сименс, Сэн Гобэн, Басф, Эйвон, Линде, Проктор энд Гембел, Колгейт/Палмолив, Туйсен Крупп, ТиАй Автомотив. Зона резидентларының эшчәнлек өлкәләре: машина төзелеше, автомобиль төзелеше, автокомпонентлар җитештерү, IT тармак, азык-төлек продуктлары, пластмасса, электр җиһазлары, электроника һәм башкалар җитештерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International