Казан "Яшь профессионаллар" VII Илкүләм чемпионаты финалын кабул итәчәк

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

20-24 майда Казанда 2019 елда "Яшь профессионаллар" (Worldskills Russia) VII Илкүләм чемпионаты финалы узачак. "Эшкуарлык" һәм "Эшкуарлык Юниорлар" компетенцияләре буенча яшь профессионалларны әзерләүгә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы кураторлык итә.

Илкүләм чемпионат ярышлары алты һөнәр блогы компетенцияләре буенча узачак: төзелеш өлкәсе, мәгълүмати һәм коммуникация технологияләре, иҗат һәм дизайн, җитештерү һәм инженерлык технологияләре, хезмәт күрсәтү өлкәсе, шулай ук транспорт һәм логистика. 

Ярышлар мәйданчыгында барлыгы 93 компетенция, шулай ук Future Skills блогының 23 компетенциясе тәкъдим ителәчәк. 48 компетенция буенча юниорлар - WorldSkills Russia Juniors катнашучылары көч сынашачак. 

Чыгышлар буенча Камилә Гайнуллина һәм Анастасия Таҗиева командасы яхшы нәтиҗә күрсәтте инде. 2017 елның ноябрендә алар беренче тапкыр Татарстан Республикасының "Яшь профессионаллар" төбәк чемпионатында катнашу хокукына сайлап алу этабында чыгыш ясады.      "Яшь профессионаллар" төбәк чемпионатында катнашу нәтиҗәләре буенча команда икенче урын алды.

Алга таба әзерлек "Кече бизнес һәм эшкуарлык көллияте" дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе базасында "Прайсвотрхаускуперс" ҖЧҖ халыкара компаниясе хезмәткәрләрен, бизнес-тренерны, "Эшкуарлык" компетенциясе буенча WSR Союзы сертификацияләгән экспертларны җәлеп итеп уздырылды.

2018 елның апрелендә Камилә Гайнуллина һәм Анастасия Таҗиева командасы "Яшь профессионаллар" VI илкүләм чемпионаты финалында катнашу хокукына сайлап алу ярышларында катнашты (Ярославль шәһәре). Чыгыш нәтиҗәләре буенча кызлар иң көчле бишлеккә эләкте һәм илкүләм һөнәри осталык чемпионатында катнашу хокукы алды.

2018 елның августында Татарстан Республикасы командасы "Яшь профессионаллар" (Worldskills) VI илкүләм чемпионатында (Көньяк Сахалинск шәһәре) җиңү яулады. Камилә Гайнуллина һәм Анастасия Таҗиеваның бизнес-проекты - "Quest Guide" мобиль кушымтасы иң яхшысы дип табылды.

Кызлар үз һөнәри эшчәнлекләрен дә шул ук өлкә белән бәйләде. Хәзер Камилә Гайнуллина "Татарстан Республикасы эшкуарлыкка ярдәм фонды" КОның Эшкуарлыкка ярдәм үзәгендә эшли, ә Анастасия Таҗиева PricewaterhouseCoopers аудитор компаниясендә эшкә урнашты.       

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International