Республиканың Әгерҗе районында – «Добролюбова авылы», ә Минзәләдә «Промзона-Минзәлә» сәнәгать мәйданчыгы булдырылды.
Татарстан Икътисад министрлыгында кече һәм урта эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм күрсәтү инфраструктурасы субъектларын аккредитацияләү комиссиясе утырышы узды. Утырыш нәтиҗәләре буенча комиссия тарафыннан алты сәнәгать мәйданчыгын аккредитацияләү турында карар кабул ителде. Моңа кадәр гамәлдә булган дүртесе яңадан акредитланды. Тагын икесе аккредитацияләнгән мәйданчык статусына беренче тапкыр ия булды.
Әгерҗе муниципаль районында, элеккеге сөт комбинаты территориясендә 2,5 гектар мәйданда «Добролюбово авылы» сәнәгать мәйданчыгы булдырылган, ул төрле авыл хуҗалыгы продукциясе һәм халык куллану товарлары җитештерү белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә анда 2 резидент урнашкан. «Элис» ҖЧҖ һәм «Добролюбово» ҖЧҖ сөт продуктлары җитештерү ширкәте.
Минзәлә районында яңа сәнәгать мәйданчыгы эшчәнлеге мебель җитештерү буенча оешмалар үсешенә юнәлдерелгән. Яңа «Промзона-Мензелинск» резидентлары булып 3 ширкәт тора, алар балалар өчен җиһазлар җитештерә: ИП Таратина Ю.Р., ИП Киреев Ю. в., «Футука» ҖЧҖ. Әлеге ике мәйданчык территориясендә 140 тан артык эш урыны булдырылган.
«Татарстанда яңа сәнәгать мәйданчыклары даими рәвештә аккредитацияләнә, үз территорияләрендә республиканың яңа районнары җитештерүләр ача. Бу, эшкуарлык үсеше өчен уңайлы эш мохите һәм шартлар эре шәһәрләрнең икътисадлары тирәсендә генә түгел, тигез дәрәҗәдә бар җирдә дә тудырылганы турында сөйли. Бу – аккредитацияләнгән индустриаль паркларны һәм сәнәгать мәйданчыкларын коммуналь, юл һәм инженерлык инфраструктурасы белән тәэмин итүгә ярдәм итеп, алга таба хәрәкәт итәчәк вектор, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының икътисад министры Фәрит Габделганиев. - Әлеге территория резидентларына ярдәм программалары, аерым алганда, инженерлык коммуникацияләрен, җитештерү объектларын төзүгә һәм реконструкцияләүгә, яңа җиһазлар сатып алуга җәлеп ителгән кредитлар буенча процентларны түләү өчен 10 млн. сумга кадәр субсидия бирү каралган».
Яңа сәнәгать зоналарын исәпкә алып, Татарстанда бүген аккредитацияләнгән 93 инфраструктура объекты – 17 сәнәгать паркы һәм 76 мәйданчык эшли. Аларның резидентлары тарафыннан 27 меңнән артык эш урыны булдырылган.
Исегезгә төшерәбез, кайбер районнарда, башкарма комитетлар карары буенча, резидентлар өчен җир салымы киметелергә яки бетерелергә мөмкин. Сәнәгать мәйданчыгы яки индустриаль парк урнашкан муниципаль милек җирләре өчен башкарма комитет карары буенча аренда түләве киметелергә яки юкка чыгарылырга мөмкин.
Аккредитациягә гаризалар 30 ноябрьгә кадәр кабул ителә.