Чүпрәле районы 8, Кукмара районы 7 позициягә күтәрелде. 9 ай эчендә районнар рейтингына йомгак ясалды

2019 елның 1 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2019 елның гыйнвар-сентябрь айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсеше буенча айларга бүленгән рейтингын әзерләде.

Рейтинг нәтиҗәләре буенча Казан, Әлмәт һәм Тукай районнары алдынгы урыннарны били.

Чүпрәле районы рейтингта 8, Кукмара районы исә 7 позициягә күтәрелде. Әлеге үзгәрешләр эшсезлек дәрәҗәсенең кимүенә һәм файдалануга тапшырылган торак йортларның гомуми мәйданы һәм авыл хуҗалыгының тулаем продукциясе күләменең артуына бәйле.

Җан башына исәпләгәндә, республика буенча төяп озатылган продукция күләме уртача 539,21 мең сум тәшкил иткән. Муниципаль берәмлекләр арасында бу күрсәткеч буенча Әлмәт (3603,83 мең сум), Түбән Кама (1450,62 мең сум) һәм Яңа Чишмә (1241,48 мең сум) районнарында иң югары нәтиҗәләр күзәтелгән.

2019 елның гыйнвар-сентябрь айларында Татарстан Республикасында җан башына исәпләгәндә торакның гомуми мәйданы 0,454 кв. метр файдалануга тапшырылган. Иң зур мәйдан Питрәч (3,924 кв.метр), Лаеш (2,250 кв. метр) һәм Тукай (2,167 кв. метр) районнарында гамәлгә кертелгән.

Рейтинг нәтиҗәләре белән http://mert.tatarstan.ru/rus/reyting-munitsipalnih-obrazovaniy-v-2019-godu.htm сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International