Arab Health 2020 45 нче Халыкара күргәзмәсендә Татарстанның медицина һәм фармацевтика сегментларындагы экспорт юнәлешле КУЭЛАРЫН катнашырга чакыралар

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

Якын Көнчыгыштагы иң эре һәм дөнья күләмендә зурлыгы буенча икенче булган Arab Health 2020 күргәзмәсе киләсе елның 27-30 гыйнварында Дубай шәһәрендә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә узачак.

Эшкуарлыкка ярдәм итү төбәк фондының Экспортка ярдәм итү үзәге республиканың экспорт юнәлешле ширкәтләрен Татарстан Республикасының бердәм коллектив стенды составында катнашырга һәм үз продукциясен тәкъдир итәргә чакыра.

Согуд Гарәбстаны, Оман, Кувейт, Бәһрәйн, Катар, Иран, Гыйрак һәм дөньяның күп кенә регион илләрнең сәламәтлек саклау департаментларының рәсми делегацияләре инде 45 елдан артык Arab Health күргәзмәсендә һәм конгрессында катнаша. Ел саен күргәзмәдә дөньяның 68 иленнән, шул исәптән ЕЭС, Якын Көнчыгыш, Көньяк-Көнчыгыш Азия һәм Төньяк Африка илләреннән 4000нән артык экспонент катнаша. Әлеге экспозиция 23 иркен залга бүленгән 63513 кв. м мәйданда урнашкан. Күргәзмә ел саен дөньяның барлык почмакларыннан 97000гә якын кешене җыя.

Күргәзмәнең төп профильләре:

• электромедицина җиһазлары

• медицина техникасы

• хирургия җиһазлары һәм кораллары

• интенсив терапия өчен җиһазлар

• физиотерапия, гинекология, рентгенология өчен җиһазлар

• ортопедик җиһазлар һәм тернәкләндерү техникасы

• ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен җиһазлар

• лаборатория җиһазлары

• диагностика: җиһазлар һәм технологияләр

• лазер җиһазлары

• дару препаратлары һәм медикаментлар

Республиканың коллектив стендындагы урыннар саны чикләнгән. Катнашу өчен гаризалар 8 ноябрь 16.00 сәгатькә кадәр кабул ителә. Катнашучы анкетасын tatexport@yandex.ru электрон почтасы аша җибәрергә кирәк.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International