ТР Хөкүмәте 2019 елда КУЭ ширкәтләренә микрофинанс ярдәме өчен өстәмә 62 млн сум бүлеп бирде

2019 елның 1 ноябре, җомга

Агымдагы елның 10 аенда эшмәкәрләргә ташламалы микрофинанслауга ихтыяҗ, узган ел белән чагыштырганда, 3 тапкыр диярлек арткан.

Татарстан Республикасында бүгенгә 8 программа, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү буенча 40 тан артык чара эшли. Эшмәкәрләргә ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү Фонды тарафыннан бирелә торган ташламалы микрофинанслауга аеруча зур ихтыяҗ күзәтелә.

Әйтик, 2019 елның 10 аенда Фонд КУЭ ширкәтләренә 716 млн.сумлык 304 микрозайм биргән. Акчалата чагылышта бу узган елгы күрсәткечтән 356% ка артык: ул чакта эшкуарлар 201 млн сумлык 114 микрозайм алган. Финанс ярдәме сорап хезмәт күрсәтү, йөк ташу, авыл һәм фермер хуҗалыгы, төзелеш өлкәләрендә эшләүче ширкәтләр мөрәҗәгать итә.

Бизнесның зур ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен  ташламалы микрофинанслау программаларына Татарстан Республикасы бюджетыннан өстәмә рәвештә 62 млн. сум бүлеп бирелгән.

«Без эшкуарлар белән актив диалог алып барабыз һәм бизнес ихтыяҗларын оператив рәвештә билгелибез. Быел микрозаймнар буенча процент ставкасы 8% тан 7,5% ка кадәр киметелде. Бу чара, шул исәптән, микрофинанслау хезмәте күрсәтүгә ихтыяҗның күп тапкыр артуына китерде. Без базарга стимул биргәнбез икән, димәк эшмәкәрләрнең максималь саны дәүләт ярдәменнән файдалансын өчен ихтыяҗны каршы алырга тиеш. Моның өчен агымдагы елның октябрендә «үстерү» буенча чараларда катнашучы ширкәтләр өчен яңа «Үсеш» программасы эшләтеп җибәрелде. Аның буенча микрозаймнарга процент ставкасы еллык 5% ка кадәр киметелде», - дип билгеләп үтте ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International