Казанда «Интеллектуаль милек һәм Россия төбәкләре икътисады» III Халыкара форумы узачак

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Республикада чараны инновацион эшчәнлек өлкәсендә вәкаләтле орган буларак Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы оештыра.

 

Татарстан Республикасының интеллектуаль милек өлкәсендә дәүләт сәясәте 2024 елга кадәр «Татарстан Республикасының икътисадый үсеше һәм инновацион икътисады» программасын, шулай ук аның ярдәмче программасы булган «2016-2021 елларга Татарстан Республикасында интеллектуаль милек базарын үстерү» программасын гамәлгә ашыруны күздә тота. Әлеге инструментлар интеллектуаль милек белән нәтиҗәле идарә итү һәм инновацияләрне коммерцияләштерү хисабына Россия һәм чит ил базарларында җирле җитештерүчеләрнең конкуренциягә сәләтлелеген арттыруга ярдәм итә.

Дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елның 12-13 ноябрендә Казанда «ИТ-Парк» мәйданчыгында «Интеллектуаль милек һәм Россия төбәкләре икътисады» III Халыкара форумы узачак. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы планлаштырыла. Форумга шулай ук Россия Федерациясе Икътисадый үсеш Министрлыгы, Роспатент, Инновацияләргә ярдәм фонды җитәкчеләре, Россия Инновацион регионнары ассоциациясенең әгъзалары булган төбәк башлыклары, хуҗалык эшчәнлегенә матди булмаган активларны кертүче ширкәтләр җитәкчеләре чакырылган. Республикада чараны инновацион эшчәнлек өлкәсендә вәкаләтле орган буларак Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы оештыра.

Форум коммерцияләштерү, фәнни-техник эшчәнлекне саклау һәм аның нәтиҗәләре белән идарә итү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу, дөньяның иң яхшы тәҗрибәләрен өйрәнү, Россиянең төрле төбәкләреннән оешмалар һәм яшь галимнәрнең эшләнмәләрен тәкъдир итү өчен ачык мәйданчык оештырылачак.

Форумда шулай ук Россия лицензияле җәмгыятенең Казан филиалы (LES Russia) ачылыр һәм LES Russia һәм Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры булган «Иннокам» арасында килешү имзаланыр дип көтелә.

«Интеллектуаль милек өлкәсендә уңышлы дәүләт стратегиясе һәрвакыт иң яхшы халыкара һәм региональ тәҗрибәләрне исәпкә ала. 2018 елда Татарстан Идел буе федераль округы буенча беренче урынны яулады һәм интеллектуаль милек объектларына бирелгән гаризалар саны буенча тулаем Россия буенча дүртенче урынны алды. 2017 ел белән чагыштырганда уйлап табуларга гаризалар саны 5,5% ка, файдалы модельләргә 13% ка, сәнәгать үрнәкләренә 3,7% ка, товар билгеләренә исә 34% ка артты. Бу динамикага ярдәм иткән яңа карарлар форумда тәкъдир ителәчәк», - дип билгеләде Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев.

Моннан тыш, форум программасы бу өлкәдә интеллектуаль милек, кадрлар белән тәэмин итү, экспорт һәм технологияләр импортына кредит бирү темаларына түгәрәк өстәлләр үткәрүне күздә тота. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International