Логистикага чыгымнар товар бәясенең уртача 10-30% ын тәшкил итәргә мөмкин, әмма товарны транспортировкалауның дөрес итеп төзелгән процессы бу чыгымнарны киметергә ярдәм итә. Татарстанның чит ил базарларына чыгарга ниятләгән кече һәм урта эшкуарларын экспорт килешүе төзегәндә әлеге процедураның үзенчәлекләре белән танышырга чакыралар.
7 ноябрьдә Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында «Россия экспорт үзәге» АҖ белем бирү проекты кысаларында «Экспортерлар өчен логистика» курсы буенча семинар узачак.
Семинар эчтәлеге:
Нәтиҗәле логистика оештыру эшенең җиде критерие
Россия логистика хезмәтләре базарына күзәтү
CMR накладнойларын, коносаментны, авианакладной һәм транспортның аерым төрләре белән ташуны җайга салучы документларны тутыру үрнәге
Логистик операторны һәм иминият ширкәтен сайлау буенча тәкъдимнәр
Экспорт логистика проекты өчен актуаль булган электрон мәгълүмат базаларын һәм интернет-мәйданчыкларын туплау
Үткәрү вакыты: 10: 00 сәгатьтән 18: 00 сәгатькә кадәр.
Семинарда катнашу өчен 5 ноябрь 17:00 сәгатькә кадәр теркәлү узарга кирәк.
Теркәлү мәсьәләләре буенча элемтә өчен җаваплы: Ирина Милютина, тел.: +79179324851
Яңа «Үсеш» программасы кысаларында КУЭ ширкәтендә 3 айдан 3 елга кадәр 100 меңнән 5 миллион сумга кадәр күләмдә микрозаймнарны срогы чыккан салым түләүләрен, хезмәт хакы буенча бурычларны, керемнәрне түләү һәм оешмаларның устав капиталында өлешләрне сатып алудан тыш теләсә нинди максатларга алырга мөмкин. Микрозаймнар күчемле һәм күчемсез милекне залог итеп, шулай ук ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Гарантия фонды әкаваплылыкчылыгы астында бирелә.