Казанлы «КриалЭнергоСтрой заводы» ҖЧҖ облигация займнары базарына чыкты. Ширкәт Мәскәү биржасында 150 млн сумлык өч еллык облигацияләр урнаштырган, урнаштыру завод облигацияләренең гомуми күләме 2 млрд сум тәшкил иткән 15 еллык программасы кысаларында узган.
Завод республикада 2009 елдан бирле эшли, дизель һәм газ генераторларын, көчәнеш стабилизаторларын, өзлексез туклану чыганакларын, мачта һәм кояш панельләрен китереп тора, сәнәгать энергиясе җиһазлары өчен блок-контейнерлар җитештерә. Ширкәт клиентлары арасында – «ТатНефть», «Ак Барс Холдинг», «Таттелеком», «Башнефть» һәм «Леруа Мерлен».
Корпоратив облигацияләренең чыгарылышы зур булмаган форматтагы бизнеска өстәмә финанслау җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Финанслауны җәлеп итүнең әлеге коралы банк кредитлавына альтернатива булып тора, шул ук вакытта залог белән тәэмин итүне таләп итми, предприятиеләрнең исә займ параметрларын мөстәкыйль рәвештә сайлап алу мөмкинлеге бар.
Татарстанда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Россия Банкының Татарстан буенча бүлеге, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, предприятиеләр ассоциациясе, финанс базарында региональ һәм федераль катнашучылар вәкилләреннән торган ведомствоара эшче төркем эшләп килә. Эшче төркем республика ширкәтләренең облигацион бурыч алулар базарына чыгу өчен шартлар тудыру буенча программаларны тормышка ашыра.
Бүген кече һәм урта бизнес субъектлары биржа облигацияләре чыгару һәм алар буенча купон түләү чыгымнарының бер өлешен компенсацияли ала. Федераль бюджеттан облигацияләр буенча купоннар буенча түләүләрнең 70% ына кадәр һәм облигацияләрне урнаштыру өчен 1,5 млн сумга кадәр түләүләр субсидияләнә. 2020 елның 1 гыйнварыннан Татарстан эшкуарларына облигацияләр чыгару һәм алар буенча купон кереме түләү чыгымнарының бер өлешен субсидияләү буенча хезмәтне республиканың Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды күрсәтәчәк.