2020 елдан «Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резиденты булуга карата таләпләр кимегән

2020 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2019 елның декабрь ахырында РФ премьер-министры Дмитрий Медведев алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резиденты булырга дәгъва кылучы компанияләр өчен шартларны гадиләштерү турындагы тиешле карарны имзалаган. Документ потенциаль резидентның капитал салуларының минималь күләменә карата иң чик таләпләрне 50 млн. сумнан 20 млн. сумга кадәр киметүне күздә тота, шулардан кимендә 2.5 млн сумы проектны гамәлгә ашыруның беренче елында инвестицияләр тәшкил итәргә тиеш. Шул ук вакытта яңа эш урыннары булдыру мәҗбүри шарт булып тора – кимендә 15 (элек 30 иде).

Яңа резидентлар берничә ярдәм чарасына дәгъва итә алачак. Аерым алганда, беренче биш ел дәвамында аларга табышка салымның 5% кадәр киметелгән ставкасы мөмкин булачак, киләсе биш елда бу ставка 12-13% дәрәҗәсендә теркәләчәк. Моннан тыш, компанияләр җир салымын һәм милек салымын түләүдән дә азат ителәчәк. Иминият кертемнәренең түбәнәйтелгән тарифлары, элеккечә үк, алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе оешканнан соң өч ел эчендә резидент статусын алган компанияләргә генә мөмкин булачак.

Моннан тыш, карар гамәлгә кергән «Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе өчен рөхсәт ителгән ОКВЭДлар исемлеген дә киңәйтә: хәзер биредә IT секторы компанияләре үз эшчәнлеген алып бара ала. Әлеге яңалыклар алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясенә яңа резидентлар җәлеп итүгә ярдәм итәр дип көтелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International