Татарстанда 2019 елда кече һәм урта бизнеска дәүләт ярдәме күрсәтүнең якынча нәтиҗәләрен ясадылар

2019 елның 27 декабре, җомга

Бүген, 27 декабрьдә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы оешмалар һәм «Открытие» Банкы вәкилләре катнашында узган матбугат конференциясендә 2019 елда Татарстанда кече һәм урта бизнеска дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыруның якынча нәтиҗәләрен ясадылар.

Республика Гарантия фонды директоры урынбасары Рәсим Усманов мәгълүматларына караганда, быел кече һәм урта бизнеска 1,4 млрд. сумлык 265 әкаваплылыкчылык бирелгән. Фонд ярдәме хисабына эшмәкәрләр 5,0 млрд. сумлык заем финанславын җәлеп иткән. Узган ел белән чагыштырганда бирелгән әкаваплылыкчылыкларның саны 169% ка арткан, әкаваплылыкчылыклар буенча бирелгән акча күләме 2018 елга 120% ка арткан.

Татарстан Республикасы Гарфонды базасында эшләп килүче бердәм кредит бирү үзәге (ЕЦК) белгечләре узып баручы елда 817 эшкуарга консультацияләр бирде. ЕЦК ярдәмендә кредит алу өчен 262 гариза рәсмиләштерелгән һәм банкларга җибәрелгән, аларның 31% канәгатьләндерелгән: бизнесны үстерүгә бирелгән кредит акчалары күләме 751 млн сумнан артык тәшкил иткән. Шул исәптән, быел «Ак Барс» банкы һәм «Поток» платформасы белән партнерлыкта беренче тапкыр дәүләт ярдәме белән онлайн-кредит тәкъдим ителде – эшкуарлар үз бизнесларына аена 1,17% белән 3 млн.сумга кадәр кредитларны 1-2 көн дәвамында банк бүлекчәсенә кермичә, документлар һәм залог гарантияләре тапшырмыйча гына җәлеп итә алды. Яңа продуктка бизнеста ихтыяҗ зур: КУЭ ширкәтләре инде 50 млн. сумга якын микрозайм алган.

Шулай ук Гарантия фонды «Открытие» банкы белән берлектә интеллектуаль милек залогына беренче кредит бирде: хезмәт күрсәтү эшкуарга ширкәтнең әйләнештәге акчаларын кредит хисабына тулыландырырга һәм контракт базасын арттырырга мөмкинлек бирде.

«Безнең өчен бу интеллектуаль милек залогына рәсмиләштерүнең беренче тәҗрибәсе булды, – дип билгеләп үтте «Открытие» банкының МСБ буенча идарәче урынбасары Регина Хөсәенова. – Без шәхси шартларга чыгарга һәм үз клиентларыбыз өчен стандарт булмаган карарлар кабул итәргә әзер. Кече һәм урта бизнес предприятиеләре белән эшләү банкның төп юнәлешләреннән берсе булып тора», – дип ассызыклады ул.

Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларына әкаваплылыкчылыклар бирү программасы буенча «Открытие» Банкы Гарантия фонды белән 2014 елның июненнән бирле хезмәттәшлек итә. 2019 елның 11 аенда Гарфондның 117,6 млн сумлык әкаваплылыкчылыгы астында «Открытие» Банкы тарафыннан 495 млн сумлык 9 кредит бирелгән, бу фондның барлык партнерлары арасында бишенче урынга туры килә.

ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү Фонды тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт ярдәменең иң популяр чаралары турында фондның генераль директоры урынбасары Линара Борһанова сөйләп узды. Аның мәгълүматларына караганда, 2019 елда микрофинанслау сорап мөрәҗәгатьләр саны шактый арткан. Әйтик, 2018 елда 381 млн.сумга 235 микрозайм бирелгән булса, агымдагы елда аларның саны 1,6 тапкыр арткан һәм 906 млн. сумга барлыгы 382 микрозайм тәшкил итә. Акчалата ярдәм күләме, шул рәвешле, 2,4 тапкырга арткан. Бу күрсәткеч арттырылачак: агымдагы ел ахырына кадәр 70 млн. сумга якын микрозаймнарга тагын 28 килешү имзалау планлаштырыла.

Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге җитәкчесе Тимур Гомәров агымдагы елның октябрендә эшли башлаган Россия банкларында алынган кредитлар буенча процент ставкасын түләүгә чыгымнарны субсидияләү программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен тәкъдир итте. 57 КУЭ субъекты 130,3 млн сумлык субсидия алды.

"Татарстан Республикасы региональ лизинг ширкәте" АҖ генераль директоры урынбасары Алена Баздрева хәбәр иткәнчә, 2019 елда эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтү буенча план күрсәткечләре 102% ка үтәлгән. Ташламалы лизинг хезмәтләре артыннан химия һәм азык-төлек сәнәгате, авыл хуҗалыгы, урманчылык һәм балыкчылык ширкәтләре мөрәҗәгать итте. Татарстан Республикасы региональ лизинг ширкәте эшләгән вакыт эчендә 2017 елдан башлап 2,2 млрд.сумлык 69 проект финансланган. Татарстан Республикасы өлешенә аларның 41% ы, финанслау суммасы буенча исә 62% ы туры килә.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның октябрь ахырыннан кайбер хезмәтләрне бердәм "онлайн-тәрәзә" форматында ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан "Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды" белән берлектә эшләнгән яңа ФАСТРЕК.РФ порталы аша ике тапкыр тизрәк алу мөмкин булды. Барлык документлар пакеты һәм гаризаны электрон рәвештә җибәрергә һәм статусын онлайн режимда шәхси кабинетта күзәтеп торырга мөмкин. Сервистан файдаланучылар саны инде җиде меңнән артып китте, бу вакыт эчендә 90 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты гариза тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International