Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге директоры Алевтина Кудрявцева «Татарстан Республикасының икътисадый үсешенә керткән өлеше өчен» медале белән бүләкләнде

2020 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасының, Бурятия Республикасының һәм Россия Федерациясенең Атказанган икътисадчысы, ТАССРның атказанган машина төзүчесе, «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасының икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУ директоры Алевтина Кудрявцева «Татарстан Республикасының икътисадый үсешенә керткән өлеше өчен» медале белән бүләкләнде.
Бүген бүләкне республиканың икътисад министры Фәрит Габделганиев тапшырды. Ул билгеләп үткәнчә, Алевтина Кудрявцева – Министрлыкның иң тәҗрибәле хезмәткәрләреннән берсе, биредә ул 1990 елдан 2010 елга кадәр эшләгән. «Без аны методолог, идеолог һәм үз өлкәсендә эксперт буларак беләбез», -  дип ассызыклады Фәрит Габделганиев. Алевтина Кудрявцева ярдәме белән Министрлыкта икътисадый өлкәдәге мөһим мәсьәләләр хәл ителә, Татарстан үсешенең стратегик программалары, анализ һәм фараз модельләре эшләнә.
«Бу бөтен коллектив өчен зур бүләк. Икътисад министрлыгы белән без озак вакытлар бергә эшлибез. Мин ышанам ки, киләчәктә дә хезмәттәшлек шулай ук конструктив һәм иҗади булачак», - дип билгеләп үтте Алевтина Кудрявцева.
Алевтина Кудрявцева гомеренең зур өлешен икътисадый өлкәгә багышлаган, 30 елга якын ул икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге директоры булып эшли.
Хезмәт эшчәнлегендәге югары күрсәткечләр һәм Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүе өчен мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

Алевтина Кудрявцеваны лаеклы бүләк белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International