Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы төбәктә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында журналист эшләренең еллык республика конкурсына йомгак ясады. Конкурс комиссиясе составына Министрлык һәм Фонд, Республика журналистлар берлеге, ТР Дәүләт Советының милли телләрдәге канун текстларының тәңгәллеген билгеләү комиссиясе, «Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы һәм эшмәкәрлек җәмәгатьчелеге вәкилләре керде.
Конкурска республика массакүләм мәгълүмат чараларында социаль-икътисадый темаларны, аерым алганда, Татарстанда кече һәм урта бизнес үсеше темасын яктырткан 52 журналистның 234 эше тәкъдир ителгән иде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча түбәндәге кешеләр җиңүче дип танылды:
«Уңайлы эшмәкәрлек климаты» номинациясендә – Егорова Ирина Аркадьевна; Перепеченова Ксения Сергеевна;
«Татарстанда эшләнгән» номинациясендә – Амочаева Юлия Евгеньевна;
«Бизнес өчен КФҮ» номинациясендә – Данилова Инна Викторовна;
«Сәнәгать эволюциясе» номинациясендә – Фәизова Гөлия Факиф кызы;
«Сәнәгать мәйданчыклары резидентлары» номинациясендә –Демина Ирина Петровна;
«Җәмгыять файдасына» номинациясендә – Ларионова Екатерина Николаевна;
«Тагын да эшчәнрәк» номинациясендә – Иванова Ольга Анатольевна;
«Алдынгы ачышлар» номинациясендә – Андреев Александр Васильевич;
«Хәләл-индустрия» номинациясендә – Шиновникова Ольга Александровна;
«Күләгәдән чыгу» номинациясендә – Хәйретдинова Алия Юныс кызы; Сәмәрханова Сирень Наил кызы;
«Авылда эшмәкәр» номинациясендә – Платонов Олег Геннадьевич; Мәҗитова Фәйрүзә Рафис кызы; Гомәров Кадыйр Шакир улы.