Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 2025 елга кадәр Киңлекне үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру планы расланган. Бу хакта РФ Министрлар Кабинетының рәсми сайтында хәбәр ителә.
План икътисадый үсешнең перспективалы үзәкләрен формалаштыру һәм үстерү, төрле типтагы территорияләрнең икътисадый потенциалын ачу, кеше капиталын үстерү хисабына илнең икътисадый киңлеген нәтиҗәле оештыруны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
План нигезендә норматив-хокукый һәм оештыру характерындагы 100 чара күздә тотыла. Алар ил үсешенең илкүләм максатларына һәм стратегик бурычларына ирешүгә, төбәкләрнең социаль-икътисадый үсешендә дифференциацияне киметүгә, геостратегик территорияләрне, эксклавларны социаль-икътисадый үстерүгә, Россиянең икътисадый үсеш географиясен киңәйтү, минераль чимал үзәкләрен формалаштыру һәм үстерүгә, инфраструктур чикләүләрне бетерүгә, магистраль транспорт, энергетика, мәгълүмат-телекоммуникация инфраструктурасының сыйфатын һәм үтемлелеген арттыруга, әйләнә-тирәлекнең торышын яхшыртуга, биологик төрлелекне, мәдәни ландшафтларны саклап калуга һәм торгызуга, аларның үзгәрешеннән тискәре нәтиҗәләрне киметүгә юнәлдерелгән.
Киңлекне үстерү стратегиясе Россия Хөкүмәтенең 2019 елның 13 февралендәге карары белән расланган иде. Аның максаты – илнең баланслы һәм тотрыклы үсешен тәэмин итү, гражданнарның тормыш дәрәҗәсендә һәм сыйфатында төбәкара аермаларны киметү, икътисад һәм технологик үсеш темпларын тизләтү, илкүләм иминлекне тәэмин итү.