ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

7 нче февральдә РФ Үзәк банкы чираттагы мәртәбә төп ставканы түбәнәйтте, хәзер ул 6% тәшкил итә. Сигез категориядәге эшкуарлар тагын да отышлырак шартларда ташламалы микрофинанслау алырга мөмкин. ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм фонды кече бизнесны үстерүгә киметелгән ставка буенча микрозаймда беренче заявканы хуплады инде. 


12
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

«Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университетында Стратегик инициативалар агентлыгының «Смартсовет» эш төркеменең беренче утырышы булды, аның кысаларында «Смартека» цифрлы платформасын үстерү һәм үзгәрешләр лидерлары бергәлеген формалаштыру планнары каралды.


11
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан яшьләре проектлары 300 мең сумга кадәр грантка дәгъва белдерә ала. Идеяне гамәлгә ашыру өчен финанс ярдәме "Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе" Х Республика яшьләр форумының финал нәтиҗәләре буенча күрсәтеләчәк. Анда 14 яшьтән 30 яшькә кадәр яшьтәге теләге булган һәркем катнаша ала.


10
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

ТР Икътисад министрлыгы 2019 елгы эшенә йомгак ясады. Министрлыкның киңәйтелгән коллегиясенең төп темасы – 2019 елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру һәм республика икътисадын алга таба үстерү потенциалы турында фикер алышу.


7
февраль, 2020 ел
җомга

Гамәлдәге регламент буенча куркынычсызлыкны тәэмин итү максатында, "тревога төймәсе" сигналы буенча урынга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре чакырылган, алар берничә минут эчендә килеп җиткән.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2019 елның гыйнвар-декабрь айлары өчен республика муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсеше буенча айлык рейтинг әзерләде. Казан, Әлмәт һәм Лаеш, элеккечә, алда бара.


6
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2019 елда республикадагы Маркетинг үзәгенең сатып алу модуле аша төзелгән килешүләр буенча Татарстан тәэминатчыларының табышы 21,5 млрд. сум тәшкил иткән. Товар белән тәэмин итүче эшкуарларның эш активлыгы буенча Татарстанның Лаеш районы лидер булган, аннан кала Казан, Бөгелмә, Яр Чаллы һәм Арча районнары алда бара.


5
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

ТР Икътисад министрлыгының баланс комиссиясе Чирмешән муниципаль районында булды. Визит барышында район администрациясе вәкилләре белән эшлекле киңәшмә узды, шулай ук Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев кече һәм урта предприятиеләрдә булды һәм эшкуарлар белән бизнесны үстерүдәге проблемалар һәм планнар турында фикер алышты.

10 нчы февральдә, 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булачак. Коллегия утырышы – Министрлык өчен мөһим вакыйгаларның берсе, ул ведомствоның еллык эшен бәяләргә, шулай ук киләсе елга төп бурычларны формалаштырырга һәм республика икътисадын үстерү өчен перспективалы юнәлешләрне билгеләргә ярдәм итә. Утырыш Икътисад, идарә һәм финанслар институты мәйданчыгында узачак.


4
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы "Россия Федерациясе тәнкыйди мәгълүмат инфраструктурасының куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендәге законнарны бозган өчен административ җаваплылык билгеләү өлешендә Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында"гы федераль закон проекты һәм "Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында"гы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проекты буенча бизнес-берләшмәләр вәкилләреннән тәкъдимнәр кабул итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International