ТР Икътисад министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруның беренче ел нәтиҗәләре һәм республиканың алга таба үсеше турында фикер алыштылар

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

ТР Икътисад министрлыгы 2019 елгы эшенә йомгак ясады. Министрлыкның киңәйтелгән коллегиясенең төп темасы – 2019 елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру һәм республика икътисадын алга таба үстерү потенциалы турында фикер алышу.

2019 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның тулай төбәк продуктының күләме, бәяләүләр буенча, 2 трлн 584,3 млрд.сум тәшкил иткән, үсеш темпы – 2018 ел дәрәҗәсенә карата 101%. Төп өлешне сәнәгать – 101% һәм авыл хуҗалыгы – 103% керткән. Кулланучылар активлыгы чагыштырма бәяләрдә 2018 ел дәрәҗәсендә сакланган.

Узган ел Татарстан 48 федераль проектта актив катнашты, моның өчен 27,4 млрд.сум бүлеп бирелде, шул исәптән 20 млрд. сум – федераль бюджеттан. Өстәвенә, моңа тагын 40 млрд. сум республика программаларына юнәлдерелгән. Акча социаль әһәмияткә ия 1,7 меңнән артык объект төзүгә һәм ремонтлауга, адреслы ярдәм күрсәтү, социаль түләүләр, укыту һәм башка чаралар үткәрүгә тотылган.

2020 елда Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 24,9 млрд.сум юнәлдерергә планлаштыралар: 17,1 млрд.сум – федераль бюджеттан һәм 7,8 млрд.сум – республика бюджетыннан. Моннан тыш, республикада социаль һәм инженерия инфраструктурасы төзелешенә – 50 млрд.сум, шулай ук транспорт инфраструктурасын үстерүгә 42,9 млрд.сум акча юнәлдереләчәк.

Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев искәртеп узганча, илкүләм проектларның төп бурычы – республика икътисадын үстерү һәм гражданнар яшәешенең яңа сыйфатын формалаштыру. "Моның өчен аларны гамәлгә ашыруга барлык хакимият органнары, оешмалар һәм гражданнар үзләре җәлеп ителергә тиеш. Бары тик җәлеп ителеп кенә теләсә кайсы әйбернең кыйммәтенә төшенәсең", – дип ассызыклады ул һәм барлык тармак министрлыкларын татарстанлыларны конкрет чараларны гамәлгә ашыруга җәлеп итү өчен кирәкле барлык чаралар күрергә чакырды.

Министрлык тарафыннан республикада алып барыла торган "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм" илкүләм проектына 2019 елда 2 млрд.сум тирәсе акча тотылган. Әлеге илкүләм проект кысаларында барлык еллык күрсәткечләр дә арттырып үтәлгән. Икътисад министрлыгына караган Гарантия Фонды, Төбәк лизинг компаниясе, Эшкуарлыкка ярдәм фонды бизнеска өстәмә рәвештә 12 млрд.сумнан артык акча җәлеп итәргә ярдәм иткән. Финанс ярдәменең барлык чараларының өчтән бер өлеше авыл җирендә эшкуарлыкны үстерүгә юнәлдерелгән.

2019 елда дәүләт ярдәме чараларыннан файдалана алу мөмкинлеген гадиләштерү өчен, ТР Икътисад министрлыгы инициативасы буенча, Фасттрек.рф интернет-порталы эшли башлады. Узган ел сервистан файдаланучылар саны 4,5 меңнән артып киткән. Якын арада Фасттрек.рф күрсәтелгән хезмәтләрдән файдаланучыларның канәгать булу-булмавына бәя бирәчәк.

Узган ел шулай ук экспортка чыгарылган КУЭ субъектлары саны буенча да илкүләм проект планы арттырып үтәлгән. Татарстанда 94 предприятие беренче тапкыр экспорт базарларына чыкты, аларның экспорт күләме АКШ доллары белән 25 млн. артып киткән. Җиткерелә торган товарлар арасында – азык-төлек продуктлары, төзелеш материаллары, медицина эшләнмәләре.

"Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстанда нинди товарлар җитештерелүен, инвестиция урыннарының нинди булуын, күпме күләмдә импорт белән һәм нинди бәяләрдә тулган булуын төрле яклап анализлый. Безнең бурыч – әлеге өлкәләргә безнең кече һәм урта бизнесны китерү һәм импортны Татарстанда җитештерелгән продукциягә алыштыру. Без КУЭ субъектлары яңа производстволарны үзләштерсен, куәтләрне арттырсын өчен ярдәм чараларын күрсәтәбез. Республика, кооперация чылбырларын кулланып, тышкы базарларда конкурентлыкка сәләтле күбрәк продуктлар булдырырга тиеш", – дип билгеләп үтте министр.  

Товар әйләнешендә Татарстанның кече һәм урта предприятиеләре продукциясе өлеше арта. 2019 елның 6 аенда Республика маркетинг үзәге катнашында КУЭ сатып алулар күләме 40 %ка арткан: эшкуарлар үз товарларын өстәмә рәвештә 21 млрд. сумга саткан.

2019 ел нәтиҗәләре буенча республиканың тулай төбәк продуктында кече һәм урта бизнес өлешенең бәяләү күрсәткече 26%тан артып киткән, ә бу секторда мәшгульләр саны 592,3 мең кешегә җиткән. Татарстан өчен яңа салым режимын кертүгә бәйле сынау елы уңышлы узды – республикада 60 меңнән артык үзмәшгуль кеше теркәлгән.

ТР Президенты Юлламасы нигезендә, ТАССРның 100 еллыгына  эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм инфраструктурасы объектлары – сәнәгать парклары һәм мәйданчыклары төзелде. Алардагы резидентлар Татарстандагы сәнәгый җитештерүнең барлык күләмендә 10% артык өлешен тәшкил итә.

"Ozon", "Wildberries", "Х5 Retail Group" һәм "Протек" эре ритейлерларның күмәртәле-логистика инфраструктурасын урнаштыру өчен мәйданчыклар әзерләү буенча масштаблы эш башкарылды. Әлеге компанияләр тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проектлар төбәк икътисадына 12,5 млрд. сумнан артык акча җәлеп итәргә һәм 7 меңгә якын эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Республиканың алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләренә резидентларны җәлеп итү эшендә дә алга китеш сизелә. Аларның саны инде 75кә җиткән, шул ук вакытта яртысы диярлек – 37 компания – 2019 елда җәлеп ителгән. Әлеге компанияләр тарафыннан, алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре резиденты статусы бирелгәннән бирле, якынча 10,7 млрд. сум капиталь кертемнәр (НДСтан башка) гамәлгә ашырылган һәм 5660 яңа эш урыны булдырылган. Моношәһәрләрдә барлык алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре арасында республика өлеше резидентлар саны буенча 13% тәшкил итә, инвестицияләр күләме буенча – 24%, булдырылган эш урыннары буенча – 23%.

Шуның белән бергә, Фәрит Габделганиев билгеләп үткәнчә: "Безнең муниципалитетлар башлыклары белән уртак бурыч – тудырылган шартларны максималь нәтиҗәле файдалану. Инвестиция активлыгы түбән дәрәҗәле районнарның производство активларын "йота торган" һәм халык өчен тиешле сыйфатлы тормыш булдыра алмаган депрессив территорияләргә әйләнә баруы турында берәүгә дә аңлатып торырга кирәкмидер, дип уйлыйм", – диде ул.   

Территорияләрне, аерым алганда, моношәһәрләр икътисадын үстерү буенча яңа мөмкинлекләр "Моношәһәрләр фонды"ның ярдәм программалары ярдәмендә барлыкка килде. Фондның җәлеп ителгән акчаларының гомуми күләме 2,5 млрд. сум тәшкил итте. Төзелгән инфраструктура 20 млрд. сумнан артык инвестицияләр җәлеп итәргә һәм 5 меңгә якын эш урыны булдырырга мөмкинлек бирде.

2020 елда тулай төбәк продуктының үсеше 102% артык булыр дип фаразлана, беренче чиратта, сәнәгый җитештерү күләмнәрен арттыру һәм эре инвестиция проектларын гамәлгә ашыру хисабына. Икътисад структурасын дифференциацияләү эше дәвам итәчәк – мондый сәясәт Татарстанның икътисадый һәм инвестиция потенциалын максималь рәвештә ачу мөмкинлеген бирәчәк. Әйтик, 2019 ел ахырына республикада сәнәгать производствосының гомуми күләмендә инновацияле продукция өлеше 20% артып киткән, экспорт структурасында чимал белән тәэмин итү – 60% якын, сәнәгатьтә эшкәртү секторының өлеше 70% кадәр арткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International