7 нче февральдә, көндез ТР Икътисад министрлыгы бинасына керү юлында сак хезмәткәрләре калдырып киткән хуҗалык сумкасына тап булган

2020 елның 7 феврале, җомга

Гамәлдәге регламент буенча куркынычсызлыкны тәэмин итү максатында, "тревога төймәсе" сигналы буенча урынга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре чакырылган, алар берничә минут эчендә килеп җиткән.

Күрелгән чаралар барышында сумканың хуҗасы табылган, ул өлкән яшьтәге ир булып чыккан. Казанда яшәүче әлеге ир аңлатканча, ул мәчеткә җомга намазына дип килгән һәм мәхәллә кешеләрен уңайсызламасын өчен, шәхси әйберләрен мәчет территориясеннән читтәрәк калдырырга булган.

Ведомство хезмәткәрләре өстәмә рәвештә ТР Икътисад министрлыгы бинасын тикшереп чыккан, куркынычсызлыкны тәэмин итү чаралары штат режимында үтәлә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International