Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2019 елның гыйнвар-декабрь айлары өчен республика муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсеше буенча айлык рейтинг әзерләде. Казан, Әлмәт һәм Лаеш, элеккечә, алда бара.
Узган ел нәтиҗәләре белән чагыштырганда, Чистай районы – 9, Алексеевск һәм Мөслим районнары 7 позициягә күтәрелгән. Бу эшсезлек дәрәҗәсенең түбәнәюе, файдалануга тапшырылган торак йортларның гомуми мәйданы арту һәм авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме арту белән бәйле.
Җан башына исәпләгәндә, республика буенча төяп озатылган продукция күләме уртача 737,94 мең сум тәшкил иткән. Муниципаль берәмлекләр арасында бу күрсәткеч буенча иң югары күрсәткечләр Әлмәт (4794,1 мең сум), Түбән Кама (1933,8 мең сум) һәм Яңа Чишмә (1651,4 мең сум) районнарында.
2020 елның 1 гыйнварына республикада теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,54% тәшкил итә. 35 муниципаль берәмлектә әлеге күрсәткеч уртача республика күрсәткеченнән түбән. Иң аз күрсәткеч Аксубай һәм Актаныш (0,17%), Лаеш (0,21%) районнарында теркәлгән.
2019 елның гыйнвар-декабрь айларында Татарстан Республикасында җан башына исәпләгәндә гомуми торак мәйданы 0,686 кв.метр тәшкил иткән. Иң зур мәйдан Питрәч (4,481 кв. метр), Лаеш (2,589 кв. метр) һәм Югары Ослан (2,467 кв. метр) районнарында кертелгән.
Рейтинг нәтиҗәләре белән тулырак итеп сайтта танышырга мөмкин: http://mert.tatarstan.ru/rus/reyting-munitsipalnih-obrazovaniy-v-2019-godu.htm