300 мең сумга кадәр грантлар алуга яшьләр проектларын сайлап алу дәвам итә

2020 елның 11 феврале, сишәмбе

Татарстан яшьләре проектлары 300 мең сумга кадәр грантка дәгъва белдерә ала. Идеяне гамәлгә ашыру өчен финанс ярдәме "Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе" Х Республика яшьләр форумының финал нәтиҗәләре буенча күрсәтеләчәк. Анда 14 яшьтән 30 яшькә кадәр яшьтәге теләге булган һәркем катнаша ала.

Быел проектлар түбәндәге тематик юнәлешләр буенча кабул ителә: "Архитектура территориясе", "Мәдәният һәм сәнгать территориясе", "Игелек территориясе", "Инновацияләр территориясе", "Кече ватан территориясе", "Гражданлык җәмгыяте территориясе", "Эшкуарлык территориясе", "Спорт территориясе", "Вәзгыять үзәкләре элементлары территориясе", "Куркынычсызлык территориясе".

Катнашу өчен 2020 елның 1 мартына кадәр forumtatarstan.com сайтында теркәлергә һәм үз проектың турында мәгълүмат җибәрергә кирәк. Гариза тапшыру этабы дәвамында мәйданчыкларның остазлары һәм экспертлар кирәк булганда проектны рәсмиләштерүдә ярдәм итә ала.

"Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе" Х Республика яшьләр форумы 2020 елның май аенда булачак.

Чара яшьләрнең проектларына һәм идеяләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International