2019 елда республикадагы Маркетинг үзәгенең сатып алу модуле аша төзелгән килешүләр буенча Татарстан тәэминатчыларының табышы 21,5 млрд. сум тәшкил иткән. Товар белән тәэмин итүче эшкуарларның эш активлыгы буенча Татарстанның Лаеш районы лидер булган, аннан кала Казан, Бөгелмә, Яр Чаллы һәм Арча районнары алда бара.
Республика маркетинг үзәге Татарстан Икътисад министрлыгы инициативасы белән Дәүләт заказы агентлыгының сәүдә-мәгълүмат ресурслары базасында һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указын үтәү йөзеннән оештырылган иде. Ул даими яңартылып торучы сатып алу модуле – мәгълүмати-аналитик системадан гыйбарәт, анда республика эчендә дә, шулай ук башка төбәкләрдән килгән заказчыларның да, аның барлык характеристикаларын һәм кирәкле сатып алу күләмен тасвирлап, товарга булган ихтыяҗлары турында белешмәләр бар.
"Республика маркетинг үзәге базасындагы сатып алу модулендә урнаштырылган мәгълүматлар предприятиеләргә сатып алу чыгымнарын оптимальләштерергә, конкурентлыкка сәләтле булырга, базар ихтыяҗлары һәм сыешлыгы турында тулы мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә. Хәзер республиканың 205 предприятиесе, шул исәптән "Татэнерго" ААҖ, "Татнефть" ГАҖ, "СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ" ААҖ, кирәкле товарлар белән тәэмин итүгә заказларны ачык рәвештә урнаштыра, – дип билгеләп үтте ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев.
Хәзерге вакытта Республика маркетинг үзәгендә Татарстаннан 2,5 меңнән артык тәэминатчы аккредитацияләнгән. Җирле җитештерүчеләр заказлар турында мәгълүмат ала һәм үз продукцияләрен, таләп ителә торган продукцияне үз аналогларына алыштыру буенча үз шартларын тәкъдим итә ала. Маркетинг үзәге функцияләре агрегаты мәгълүматларына караганда, республикада билгеле бер продукция булуга яки җитештерелмәвенә экспертиза ясала, мондый җитештерүне локальләштерү мөмкинлекләре бәяләнә. Әлеге үзәкләр предприятиеләргә эчке базарда да, башка төбәкләрнең һәм заказчыларның куллану базарларында да ихтыяҗлары турында тулырак мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә. 2019 елда Республика маркетинг үзәге ресурслары эше кысаларында республика предприятиеләре 21.5 миллиард сумнан артык продукция җиткергән.
Республиканың кече һәм урта бизнесны заказлар белән тәэмин итүче эре компанияләре исемлегенә түбәндәгеләр керә: "АК БАРС Девелопмент" ҖЧҖ, "Татспиртпром" ААҖ, "Домкор Индустрия" ҖЧҖ, "БАХЕТЛЕ-1" ҖЧҖ, "Казэнерго" АҖ, "Татхимфармпрепараты" АҖ.
"Татарстанда элек тә кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү буенча интернет-ресурслар эшләде, әмма аларның һәрберсе җайга салынулы оешмаларның сатып алуларыннан фәкать бизнес кына файдалана алу мөмкинлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән иде. Бу аңлашылмаучанлык үзеннән-үзе комачаулады, без Икътисад министрлыгы, шулай ук Социаль-икътисадый тикшеренүләр үзәге белән берлектә, алгоритм эшләдек, анда барлык ресурслар да мәгълүмат бирү, укыту, тәкъдимнәрне каталоглаштыру һәм продукцияне алга этәрүдә ярдәм итү системасына берләшкән. Татарстан сатып ала торган продукциянең күбесе безнең республикада җитештерелми. Болар, даими зур ихтыяҗ булсын өчен, бездәге бизнеска мөмкин һәм кирәкле булган инвестиция "урыннары". Бүгенге көндә алар саны – 135, сантехника арматурасы кебек гади әйберләр дә, шулай ук светодиод яктырткыч кебек технологик яктан катлаулы продукция дә бар. Әмма боларның барысын да без бизнеска Татарстанда эшләп чыгарырга тәкъдим итәбез. Берничә "урын" ябылды инде, ягъни бизнес анда акча инвестицияләде һәм бу продукцияне үзе чыгара башлаңы", – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы генераль директоры Яков Геллер.
2020 елга кече һәм урта бизнес субъектларыннан товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлеше буенча план күрсәткечләре арттырылырга тиеш. Әмма моның өчен тендерларда катнашу буенча эшкуарларның компетент дәрәҗәсен арттырырга кирәк. Моның өчен Республика маркетинг үзәгендә махсус укыту кластеры булдырылды, аннан файдаланып, Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы, Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә, Республика маркетинг үзәге заказчылары һәм тәэминатчылары эше буенча даими рәвештә укыту семинарлары һәм вебинарлар үткәрә. Укыту мәсьәләләре буенча тулырак итеп әлеге сылтамалар буенча танышырга мөмкин: http://bp.zakazrf.ru/Html/Name/studyoffline, http://bp.zakazrf.ru/Html/id/153.