Баланс комиссиясе утырышында Чирмешәндә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында фикер алыштылар

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

ТР Икътисад министрлыгының баланс комиссиясе Чирмешән муниципаль районында булды. Визит барышында район администрациясе вәкилләре белән эшлекле киңәшмә узды, шулай ук Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев кече һәм урта предприятиеләрдә булды һәм эшкуарлар белән бизнесны үстерүдәге проблемалар һәм планнар турында фикер алышты.

Чирмешән районының икътисад структурасыннда нефть тармагы 60% тәшкил итә, 40%ы – кече һәм урта бизнеска, үзмәшгульлек кысаларындагы эшчәнлеккә, шулай ук авыл хуҗалыгына туры килә. Биредә ит терлекчелеге перспективалы тармакларның берсе булып тора – ел саен җитештерелә торган продукция күләме һәм әлеге тармакта эшләүчеләр саны арта бара. Әйтик, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 2019 елда Чирмешән районында ит җитештерү күләме 1508 тонна тәшкил иткән, бу, 2018 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, ике тапкыр диярлек артык. Моннан тыш, районда сөт терлекчелеге, дуңгызчылык һәм сарыкчылык үсеше буенча да уңай динамика бар.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан делегацияне беренче булып Чирмешән районында Ивашкино авылында бизнесның берьюлы ике азык-төлек юнәлешен үстерүче эшкуар: икмәк һәм ит ярымфабрикатлары җитештерүче Александр Макаров каршы алды. Бизнесмен пекарняны әле күптән түгел генә – 2019 елның маенда ачкан, әмма инде җәй көне үк предприятие көненә 400 данә икмәк җитештерү күләменә ирешкән. Александр Макаров ит җитештерү өчен, асылда, район масштабында тулы бер бизнес-чылбыр төзегән, монда, аның үзеннән тыш, чимал белән тәэмин итүчеләр һәм сату нокталары да керә. Әйтик, ярымфабрикатлар җитештерү өчен итне эшкуар шәхси фермер хуҗалыкларыннан сатып ала, ә әзер ит ярымфабрикатларын район кибетләре аша сата.

Кармыш авылында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының баланс комиссиясе әгъзалары өч крестьян-фермер хуҗалыгын берләштергән кооперативта катнашучылар белән очрашу уздырды. Предприятиеләр ит терлекчелеге белән шөгыльләнә, 480 баш терлек исәпләнә, алар арасында фәкать ит токымнары булып саналган сыерлар: герефордлар, кара-чуар, казакъ аклы-каралы 413 баш терлек бар. Кооперативта барлыгы 16 кеше эшли: терлекчеләр, механизаторлар, ярымфабрикатлар цехында бөгеп торучылар.

ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев билгеләп үткәнчә, көн саен фермерлар алдында күп кенә бурычлар тора, аларны хәл итү еш кына шактый катлаулы. "Зур булмаган фермер хуҗалыкларында залог базасы булмау җитештерүнең техник җиһазланышына һәм вак товарлылыгына китерә. Авылларда кооперация өлешчә булыша: мәсәлән, Кармыш фермерлары берләшеп, 2018 елда 10 млн. сумнан артык суммага грантлар алды, яңа авыл хуҗалыгы техникасы сатып алды, азык базасын әзерләде".

Кооперативта шулай ук үз тегермәннәре ярдәмендә он да җитештерелә. Чималдан, шул исәптән районнан читтә дә сату өчен, җиде төр ярымфабрикат әзерлиләр. Кооперативның үз сугым цехы юк, шуңа күрә предприятие күрше Лашман авылында урнашкан "Чирмешән" кооперативы куәтеннән файдалана. Узган ел "Чирмешән" 6,1 млн.сумлык продукция саткан, шуның 840 меңе үзе җитештергән чималга туры килә.

Сугым цехы хуҗасы, эшкуар Альфрит Хәйрисламов Татарстан Республикасы икътисад министры белән сөйләшкәндә предприятиене киңәйтергә теләве һәм, әзер продукцияне ваклап сатудан өстәмә табыш алу өчен, яңа юнәлеш – казылык цехын ачу өчен 5,5 млн.сум күләмендә грант алуы турында билгеләп үтте: "Бездә грант программасы буенча финанслау 40/60 нисбәтендә бара. 40% күләмендә үз акчаң булырга тиеш, әмма фермада һәрвакыттагыча җитми".

"Авыл хуҗалыгы министрлыгы линиясе буенча грант ярдәмен финанслашу өчен эшкуарларга акча җитмәгәндә, безгә шундый ук мөрәҗәгатьләр килә. Бу проблеманы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Гарантия фонды аша хәл итеп була, ул заем акчаларын җәлеп итү өчен поручительлекләр бирә", – диде Фәрит Габделганиев.

Гомумән алганда, Чирмешән муниципаль районы территориясендә 18 авыл хуҗалыгы предприятиесе эшли. Эре предприятиеләр арасында "Чирмешән икмәк кабул итү предприятиесе", "Чирмешән май-сыр ясау заводы", "Чирмешән икмәк комбинаты" кулланучылар җәмгыяте дә бар. Моннан тыш, биредә вак җитештерүчеләр дә бар. Эшкуар Альберт Латыйпов, мәсәлән, авылда пекарня ачкан, әмма ихтыяҗ артканнан-арта бару сәбәпле, яңа цехлар өчен зуррак мәйданлы бина җиһазларга булган. Моның өчен ул авылда буш торган иске бинаны ремонтлаган, шуның белән ташламалы аренда шартлары алган. Яңа пекарняны ачу 2020 елның май-июнь айларына билгеләнгән. ТР Икътисад министрлыгы эшкуарга билгеләнгән срокларга проектны гамәлгә ашыру өчен кирәкле ярдәм чараларын күрсәтә.  

Баланс комиссиясе экспертлары шулай ук районның бизнес-җәмәгатьчек вәкилләре өчен үзмәшгульлек, кече һәм урта эшкуарлык субъектларын электрон документ әйләнеше системасына кертү вариантлары, җирләрне ызанлау һ.б. темалар буенча да түгәрәк өстәлләр үткәрде.

Чирмешән районында узган чараларга 2020 елның 15 февралендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында видеоконференция режимында узачак республика киңәшмәсендә йомгак ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International