2021 елда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» төбәк проекты кысаларында республикада 1,95 млрд. сумга 57 парк, сквер һәм яр буйлары төзекләндереләчәк.
11-12 май көннәрендә КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә «Контроль-күзәтчелек эшчәнлеге» дип аталган квалификация күтәрү программасы үткәрелде.
14 майда Икътисад министрлыгында Россия Федерациясе Президенты каршындагы Удмурт Республикасы башлыгының даими вәкиле – Удмуртия Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары М.В. Хомич һәм Удмуртия Республикасы Экспортка ярдәм үзәге директоры урынбасары В.М. Антоненко җитәкчелегендәге Удмуртия Республикасы делегациясе белән очрашу узды.
Татарстанда яшәүче 120 меңнән артык кеше үзмәшгуль буларак теркәлгән һәм эшли. Эшкуарларның әлеге категориясенә булышлык күрсәтү өчен, «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерциясез микрокредит компаниясе (алга таба – Фонд), ТР Икътисад министрлыгы белән берлектә, РФ Үзәк банкының төп ставкасының 1/2 өлешенә кадәр дифференциацияләнгән 6%лы ставка буенча махсус ташламалы микрозайм эшләтеп җибәрелде. 1 нче июньнән әлеге продукт буенча максималь ставканы Россия Банкының төп ставкасына кадәр киметү планлаштырыла (бүген – 5%).
2021 елның 12 маенда ТР Икътисад министрлыгында контроль-күзәтчелек эшчәнлеген федераль һәм төбәк дәрәҗәләрендә җайга салучы федераль законнарны гамәлгә ашыру өчен норматив-хокукый актлар проектларын әзерләү турында фикер алыштылар.
Казандагы яшь галим Алисә Шакированың «Тормыш сыйфатын арттыру факторларының берсе буларак халыкны социаль яклауның нәтиҗәлелеге» дигән гамәли эше Н.И.Кареев исемендәге Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр арасына эләккән. Конкурс М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының социология факультеты һәм заманча социаль фәннәр югары мәктәбе тарафыннан үткәрелә.
Икътисад министрлыгы тарафыннан 2021 елның I кварталы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсешенең традицион рейтингы формалаштырылды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллективы Казандагы фаҗига вакытында һәлак булганнарның ата-аналарының һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Югалту ачысын ихлас уртаклашабыз. Һәлак булганнар өчен кайгы кичерәбез.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Зеленодольскта Җиңү көнен бәйрәм итүдә катнашты. Икътисад министры Татарстан Республикасы Президенты исеменнән Зеленодольск ветераннарын һәм шәһәр халкын Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы белән котлады.
Бүген Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев белән бергә, Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Федорович Балахонов янында кунакта булды һәм аны Җиңү көне белән шәхсән үзе котлады. Сәламәтлеге аркасында ветеран Җиңү парадына бара алмый. Сугыш вакытында ул Балтыйк флотында хезмәт иткән.