Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан лицензияләр һәм рөхсәт документларының башка төрләренең гамәлдә булу вакытын 12 айга автомат рәвештә озайту, шулай ук аларны җиңелләштерелгән рәвештә алу яки 2022 елда яңадан рәсмиләштерү турында карар кабул ителде.
Хөкүмәт Йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында видеоконференция режимында киңәшмә узды. Республика икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү чаралары турында доклад белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов чыгыш ясады.
Хәзерге этапта барлык дәрәҗәдәге хакимият органнарының төп бурычы –санкцияләр шартларында социаль-икътисади характердагы мәсьәләләрне хәл итү. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов җитәкчелегендә икътисадның тотрыклы үсеше буенча эшче төркем утырышы узды. Видео-конференц-элемтә буенча утырышта республика министрлыклары, ведомстволары һәм муниципалитетлары катнашты. Киңәшмәдә беренче чиратта кирәкле товарлар булу-булмау мәсьәләләре, бәяләр, система барлыкка китерә торган предприятиеләр белән хәл, яңа ярдәм чаралары турында фикер алыштылар.
«Һөнәри эшчәнлекне гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнарны финанс белән тәэмин итү максатларында «Профессиональ керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы физик затларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү» программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2021 елда 476 гариза бирелгән. Күрсәтелгән гаризаларны тикшерү йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 304 мөрәҗәгать итүчегә субсидияләр
бирү турында карар кабул ителде.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган республика Гарантия фонды санкция басымы шартларында бизнеска ярдәм итү өчен «Ярдәм 2022» дигән яңа ташламалы продукт эшләтеп җибәрде.
2022 елның 10 мартында Россия Хөкүмәтенең «Дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне оештыру һәм гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында» 336 номерлы карары кабул ителде (алга таба – Карар), аның нигезендә 2022 елның ахырына кадәр бизнесны планлы тикшерүләргә мораторий гамәлдә булачак.
КУЭ Корпорациясендә эшкуарларга кредит бирүнең яңа ташламалы программалары шартларын аңлаттылар. Хәзерге вакытта өч программа эшли, алар буенча ставкалар Үзәк банкның төп ставкасының үзгәрүенә бәйле булмаячак.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында регион икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин җитәкчелегендә, санкцияләр шартларында бизнеска ярдәм итү буенча уртак карарлар эшләү өчен, 12 эшлекле һәм иҗтимагый оешма вәкилләре белән очрашу узды.
4 февральдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов тотрыклы икътисади үсешне тәэмин итү һәм аларга йогынты ясау чаралары буенча тармак мәсьәләләренә багышланган эшче төркем утырышы узды. Киңәшмә кысаларында министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре үзләре кураторлык итә торган тармаклар буенча докладлар тәкъдим иттеләр.