Мидхәт Шаһиәхмәтов кризиска каршы федераль һәм республика ярдәм чаралары турында сөйләде

2022 елның 14 марты, дүшәмбе

Хөкүмәт Йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында видеоконференция режимында киңәшмә узды. Республика икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү чаралары турында доклад белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов чыгыш ясады.

Үз чыгышында министр икътисадның тотрыклылыгын арттыру өчен иң мөһим бурыч – кече һәм урта эшкуарлыкны яңа шартларга җайлаштыру, кече бизнеста мәшгуль һәм үзмәшгуль гражданнар санын саклап калу икәнлеген ассызыклады

Үз докладында министр эшкуарлыкка ярдәм итү буенча кризиска каршы федераль чараларга җентекләп тукталды.

Әйтик, эшчәнлекнең 70 төре кертелгән зыян күргән тармаклардан КУЭ субъектлары өчен 6 айга кадәр кредит каникуллары биреләчәк. Бу 2022 елның 1 мартына кадәр төзелгән шартнамәләргә кагыла.

2022 елның 10 мартыннан алып 2022 елның ахырына кадәр барлык дәрәҗәдәге хакимият – федераль, төбәк һәм муниципаль контроль-күзәтчелек органнары тарафыннан бизнеска планлы тикшерүләр үткәрүгә мораторий гамәлдә булачак.

Агымдагы елның март ахырына кадәр КУЭ Корпорациясе тарафыннан 8,5 % лы ташламалы кредит бирү программасы гамәлгә ашырыла.

2022 елның 16 мартыннан кече һәм урта бизнес өчен КУЭ Корпорациясе һәм Россиянең Үзәк банкы белән берлектә ташламалы кредит бирү программалары эшли башлаячак.

Шулай ук, микро һәм кече бизнес өчен инвестиция һәм әйләнеш максатларына кредитлар буенча – 15 %, урта бизнеска 13,5 % ставкасы буенча кредитлар биреләчәк.

Әлеге инструментлардан файдалану өчен, эшкуарларга вәкаләтле кредит оешмаларының берсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Шуның белән бергә, кризиска каршы пакет кысаларында республика дәрәҗәсендә, бизнес ихтыяҗларын исәпкә алып, ярдәм чаралары исемлеге дә әзерләнгән.

Республика ярдәме үз эченә түбәндәгеләрне ала:

1. Микрозаймнар килешүләре буенча төп бурычны түләүгә 18 айга кадәр кичектерү бирү.

2. Үзмәшгуль гражданнарга җиһазлар сатып алуга субсидияләр.

3. Экспорт юнәлешле эшкуарларга дус булмаган дәүләтләр исемлегенә кертелмәгән илләрдә яңа базарлар эзләү буенча ярдәм итү.

4. Инженерлык һәм юл инфраструктурасы белән тулыландыру түбән булган сәнәгать парклары инфраструктурасын алга таба үстерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International