Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан лицензияләр һәм рөхсәт документларының башка төрләренең гамәлдә булу вакытын 12 айга автомат рәвештә озайту, шулай ук аларны җиңелләштерелгән рәвештә алу яки 2022 елда яңадан рәсмиләштерү турында карар кабул ителде.
Үзгәрешләр гамәлдә булуы автомат рәвештә озайтылачак яки гадиләштерелгән тәртиптә яңадан рәсмиләштереләчәк 120 төрдән артык, шул исәптән авыл хуҗалыгы, сәнәгать, ваклап сату (акциз товарлары белән сәүдә итүне дә кертеп), элемтә хезмәтләре, такси хезмәтләре күрсәтү кебек эшчәнлекнең төп өлкәләрендә рөхсәт төренә кагылачак.
Моннан тыш, җитештерелә торган продукциянең туры килү-килмәвен раслау зарурилыгы бер елга күчерелә.
Дәүләт органнарына рөхсәт бирү эшчәнлеге өлкәсендә хезмәт күрсәтү срокларын кыскарту турында, мәҗбүри таләпләрне яки лицензияләү өчен бирелә торган документлар исемлеген кыскарту турында, мәҗбүри таләпләргә туры килү-килмәүне бәяләүне гамәлдән чыгару турында карарлар кабул итү вәкаләтләре бирелә.
Бу оешмаларга һәм эшкуарларга йөкләнешне кыскартырга, рөхсәт процедураларын узу белән бәйле чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирәчәк.