ЯҢАЛЫКЛАР


24
июль, 2024 ел
чәршәмбе

2024 елның беренче яртыеллыгында «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча Татарстан бизнесына 17 000нән артык түләүсез хезмәт күрсәтелгән. Алар барысы да онлайн форматта рәсмиләштерелгән.

Иртәгә, 25 июльдә, 14:00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Татарстанда партнерлык финанслары: беренче яртыеллык йомгаклары» темасына матбугат конференциясе узачак. Спикерлар ТР Икътисад министрлыгы вәкилләре һәм партнерлык (ислам) финанслары базарында катнашучылар булачак. «Татар-информ» МА сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе оештырылачак.


23
июль, 2024 ел
сишәмбе

Татарстаннан 300 гә якын проект «Студентлар стартабы» программасының бишенче чиратында җиңеп чыкты һәм үз инициативаларын үстерүгә 1 млн.сум акча алды. 24 июльдә 15:00 сәгатьтә программа җиңүчеләренең сорауларына багышланган туры эфир узачак. 

22.07.2024 көнне Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә (КФУ) Татарстан Республикасы төбәк һәм муниципаль хезмәткәрләре өчен «Контроль (күзәтчелек) эшчәнлеге» квалификация күтәрү программасы үткәрелде.


22
июль, 2024 ел
дүшәмбе

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда маркетплейсларда бизнесны комплекслы яклау турында бушлай вебинар узачак. Спикер булып Алина Перевозчикова чыгыш ясаячак, ул Роспатентның топ-3 рейтингыннан патент бюросының әйдәп баручы эксперты булып тора. 


19
июль, 2024 ел
җомга

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы бизнесы продукцияне реклама белән алга этәрүгә һәм брендны танытуга юнәлдерелгән бушлай хезмәт күрсәтүләргә гариза бирә ала. 


18
июль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасының төп өстенлеге шунда ки, салым түләүчеләр декларация бирүдән азат ителгән. Салым салым органнары тарафыннан кулланыла торган контроль-касса техникасыннан, банк мәгълүматларыннан һәм салым түләүче шәхси кабинетка кертә торган керемнәр турында белешмәләрдән алынган мәгълүматлар буенча исәпләнә. 

2024 елның 17 июлендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында муниципаль дәрәҗәдә җайга салу йогынтысын бәяләү һәм экспертиза уздыру сыйфатын арттыру мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.


17
июль, 2024 ел
чәршәмбе

22 июльдән 25 июльгә кадәр «Минем бизнес» үзәге социаль контракт алучылар өчен «Эшкуар әлифбасы» дигән онлайн-укыту уздырачак. Социаль контрактлар нигезендә 350 мең сумга кадәр дәүләт ярдәме күрсәтү «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.


16
июль, 2024 ел
сишәмбе

2024 елның I яртыеллыгы йомгаклары буенча илдә 223-ФЗ кысаларында кече һәм урта бизнесның иң эре заказчылары тарафыннан башкарылган сатып алуларның гомуми күләме 4,14 трлн сумнан артып киткән. Татарстан кече һәм урта бизнесның күләме буенча иң эре заказчылар арасында лидер төбәкләр өчлегенә керә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International