Юридик һәм физик затлар хәзер Россиянең инвестицион картасында үз мәйданчыкларын арендага яки сатып алу өчен урнаштыра ала. Бу хакта Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасары Мурат Керефов «Россиянең көньягын үстерү: сыйфатка инвестицияләр» сессиясендә хәбәр итте.
2024 елның 16 июлендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Республика норматив хокукый актлары проектларының җайга салу йогынтысын бәяләү: максатлар һәм бурычлар, үткәрү тәртибе, иң яхшы практика мисаллары» темасына онлайн-укыту семинары үткәрде.
Мондый сумманы бизнеска ярдәм итүче дәүләт институты – «Эшкуарлыкка ярдәм фонды» (алга таба – Фонд) белгечләре билгеләде, аңа бүген 10 яшь тулды.
Система Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы базасында эшләячәк. Беренче булып аны Россиянең 30 төбәге һәм шул исәптән республика кертәчәк.
12 июльдә Татарстан компанияләре – «АС САЛЯМ» КТ һәм «СТАТУС» теркәү бергәлеге» АҖ (Россия Банкы тарафыннан инвестицион платформалар операторлары реестрында теркәлгән) «Статус-Инвест» инвестиция платформасы базасында мудараба финанс продукты буенча сынау килешүен үткәрделәр. Бу партнерлык капиталы базары өчен уникаль финанс продукты.
«Бизнес тренажер» – яңа форматтагы эшкуарлар өчен эшлекле уен. Уенда катнашу бизнесның ничек эшләвен, чиста табышка ничек игътибар итүне һәм һәр карарның финанс нәтиҗәләренә ничек тәэсир итүен практикада аңларга мөмкинлек бирәчәк.
Татарстан халкы интеллектуаль милек буенча федераль хезмәт (Роспатент) тарафыннан оештырылган «Уңышлы патент» Бөтенроссия конкурсында катнаша ала, ул ел йомгаклары буенча (2023 ел өчен) икътисадый нәтиҗә алган иң уңышлы уйлап табуларны ачыклау өчен билгеләнгән.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов министрлыклар, ведомстволар, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, муниципаль берәмлекләр һәм эшче төркемнең башка катнашучылары катнашында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эш төркеме утырышын уздырды.
2024 елның 10 июлендә «Деловая Россия» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге мәйданчыгында эшкуарлар белән «Ачык консультацияләр – бизнес белән хакимиятнең нәтиҗәле диалог нигезе» темасына түгәрәк өстәл узды.
КУЭ корпорациясе 2024 елның III кварталында кече һәм урта бизнеска кредит бирү өчен партнер банкларга «зонтиклы» поручительлекләр рәвешендә 60 млрд.сум акча биргән. Бу эшкуарларга ким дигәндә 120 млрд.сум кредит җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр итте КУЭ корпорациясе генераль директоры Александр Исаевич.