Татарстан экспортерларын 2025 елның көз-кыш Бөтенроссия күргәзмәләрендә катнашырга чакыралар

2025 елның 20 октябре, дүшәмбе

Татарстанда коллектив стенд кысаларында 2025 елның көзендә һәм кышында әйдәп баручы Бөтенроссия күргәзмәләрендә төбәк экспортерларыннан катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады.

Эшкуарларга ярдәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан "Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад" илкүләм проекты буенча күрсәтелә.

Татарстан экспортерларының түбәндәге күргәзмәләрдә катнашу мөмкинлеге бар:

MITEX «МЕГАПОЛИС ЭКСПО: заманча шәһәрләр өчен технологияләр һәм чишелешләр»,

11-14 ноябрь, 2025, Мәскәү, «Крокус Экспо» ХКҮ

«Кунакханә-ресторан бизнесы-2025» XXIV халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе, 18-19 ноябрь, 2025, Сочи, «Жемчужина» Гранд Отеле

«Россия электроникасы 2025», 25-27 ноябрь 2025, Мәскәү, «Крокус Экспо» ХКҮ

«Pharmtech & Ingredients – 2025», 25-28 ноябрь 2025, Мәскәү, «Крокус Экспо» ХКҮ

«ProMediaTech-2025», 11-12 декабрь, 2025, Мәскәү, «Крокус Экспо» ХКҮ

«Интурмаркет.Кыш 2025», 12-14 декабрь 2025, Санкт-Петербург, «Экспофорум» күргәзмә үзәге

Катнашуга гаризалар МСП.РФ цифрлы платформасында сылтама буенча кабул ителә (https://xn--l1agf.xn--p1ai/services/support/tatarstan/86/form/?companyId=296037).

Агымдагы елда Экспортка ярдәм үзәге 60 тан артык республика экспортерына Бөтенроссия һәм чит ил күргәзмәләрендә, шулай ук төбәк бизнес-миссияләрендә катнашуда ярдәм күрсәтте.

Бизнеска ярдәм итү чаралары турында Бердәм элемтә үзәге номеры буенча белергә була: 8 (843) 524-90-90.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International