«ЭлектроОптима» ҖЧҖ электрощитлау җиһазлары, бүлү һәм трансформатор подстанцияләре җитештерүче «1764» программасы буенча ташламалы кредит алды. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Гарантия фонды, 30 млн сум күләмендә поручительлек биреп, заем акчаларын җәлеп итүдә ярдәм итте.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында федераль һәм республика банк өлкәсе вәкилләре, төзүчеләр, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, шулай ук кайбер профильле оешмалар вәкилләре катнашында киңәшмә узды.
РФ Икътисади үсеш министрлыгы РФ Хөкүмәтенә махсус икътисади зоналарның 2021 елдагы эш нәтиҗәләре турында хисап җибәрде.
«Минем бизнес» үзәгендә Татарстан эшкуарлары «ВКонтакте» социаль челтәрендә алга таба үзен танытуга реклама бюджетын ике тапкыр арттырачак һәм интернетта бизнесны башлап җибәрү һәм үстерү өчен цифрлы инструментлар куллануда ярдәм алачак.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды 2022 елның беренче яртыеллыгында 1,17 млрд сумлык 300 дән артык поручительлек биргән. Ел саен бирелгән поручительлекләр күләме һәм саны арта бара, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, быел күрсәткечләр 54 % ка һәм 81 % ка артты.
Билгесезлек югары булган шартларда инвестицияләргә һәм инвестиция проектларын гамәлгә ашыруга өстәмә стимул бирү булып, капитал салуларны яклау һәм кызыксындыру механизмын яңадан башлап җибәрү тора. Ил Президенты В. В.Путин тиешле законга кул куйды.
Татарстан предприятиеләре чит илдән кертелгән продукцияне сатып алуларга ташламалы кредит бирү программасыннан файдаландылар. Банкларга республика предприятиеләреннән якынча 2 млрд сумлык 7 гариза бирелгән, 76 млн сумлык 1 кредит бирелгән. Бу хакта бүген Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.
1 июльдән эшкуарлар өчен яңа махсус салым режимы – салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы (АУСН) эшли башлаячак.
Бүген Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасы Президентының кадрлар резервында катнашучылар белән очрашты Очрашу ТР Икътисад министрлыгында министрның катнашучылар белән диалогы форматында узды.
2022 елның 4 – 8 августында Ижауда Бөтенроссия яшь эшкуарлар форумы узачак. 4 көн эчендә белем бирү мәйданчыгы кысаларында панель дискуссияләр, нетворкинг-сессияләр, КУЭ предприятиеләренә экскурсияләр, мастер-класслар һәм лекцияләр, шулай ук экспертлар белән ачык кунакханәләр һәм проектларны яклау узачак.