1 июльдән Татарстанда яңа махсус салым режимын кертү буенча эксперимент старт ала

2022 елның 1 июле, җомга

1 июльдән эшкуарлар өчен яңа махсус салым режимы – салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы (АУСН) эшли башлаячак.

Башлангыч этапта яңа махсус салым режимы 4 төбәктә – Мәскәүдә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә, Татарстан Республикасында эксперимент сыйфатында эшләячәк.

Яңа салым режимы күп дигәндә 5 кеше эшли торган һәм еллык кереме 60 млн сумнан артмый торган оешмалар һәм шәхси эшкуарлар өчен исәпләнгән.

Салым түләүчеләр УСНдагы кебек үк салым салу объектын – 8 % һәм 20 % ставкалы «Керемнәр» яисә «Чыгымнар күләменә киметелгән керемнәр»не сайлый ала.

УСН дагы кебек үк АУСН дагы оешмалар – оешмалар табышына салымнан һәм оешмалар милкенә салымнан, АУСН дагы шәхси эшкуарлар физик затлар кеременә салымнан (НДФЛ) һәм физик затлар милкенә салымнан азат ителә. Моннан тыш, яңа режим түләүчеләре НДС түләмиләр.

Яңа режимның төп өстенлекләре – салым хисаплылыгыннан һәм иминият кертемнәрен түләүдән азат итү.

Эшкуарлар салым декларациясен, иминият кертемнәре буенча исәп-хисапларны һәм күпчелек хисапларны бирүдән, 6-НДФЛ ны хисаплаудан, шулай ук керемнәрне һәм чыгымнарны исәпкә алу кенәгәсен алып бару бурычларыннан азат ителә.

Салым салым органы тарафыннан ККТ һәм эшкуарларга хезмәт күрсәтә торган вәкаләтле банклардан алынган керемнәр һәм чыгымнар турындагы белешмәләр (мондый банкларның реестрын Федераль салым хезмәте алып бара), шулай ук салым түләүче үзенең Шәхси кабинетында күрсәтәчәк керемнәр турындагы белешмәләр нигезендә мөстәкыйль рәвештә исәпләнәчәк.

Хезмәт хакын һәм хезмәткәрләргә түләүләрдән НДФЛ ны эшкуарның исәп-хисап счеты ачылган вәкаләтле банк исәпләп чыгарачак һәм күчерәчәк.

АУСН салым түләүчеләре иминият кертемнәрен үзләре өчен дә (ШЭ), хезмәткәрләренә түләүләрдән дә түләмиләр.

Яңа бизнес АУСН куллану турында хәбәрнамәне салым органында исәпкә куелганнан соң 30 календарь көннән дә соңга калмыйча тапшырырга тиеш. Инде гамәлдә булган компанияләр һәм ШЭ, салым органына агымдагы елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча күчү турында хәбәр итеп, 2023 елның 1 гыйнварыннан АУСН га күчә ала. Моны салым түләүченең Шәхси кабинеты яки вәкаләтле банк аша башкарырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International