Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасы Президентының кадрлар резервында катнашучылар белән очрашты

2022 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасы Президентының кадрлар резервында катнашучылар белән очрашты Очрашу ТР Икътисад министрлыгында министрның катнашучылар белән диалогы форматында узды. 

Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашучыларны сәламләп, бүгенге көндә кадрлар – икътисад үсешенең төп өлеше, ә кадрлар резервы – остаз җитәкчелегендә республиканың социаль-икътисади үсешенә юнәлдерелгән проект булдыру мөмкинлеге, диде.

Очрашу барышында резервчыларның проектлары, агымдагы вәзгыять турында фикер алыштылар һәм әлеге проектлар өстендә эшләү буенча киләчәккә план эшләделәр, министр резервчыларның кызыксындырган сорауларына җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International