ТР предприятиеләре чит ил сатып алулары өчен ташламалы кредитларга 2 млрд сумга гаризалар тапшырган

2022 елның 2 июле, шимбә

Татарстан предприятиеләре чит илдән кертелгән продукцияне сатып алуларга ташламалы кредит бирү программасыннан файдаландылар. Банкларга республика предприятиеләреннән якынча 2 млрд сумлык 7 гариза бирелгән, 76 млн сумлык 1 кредит бирелгән. Бу хакта бүген Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

Үзәк банкның төп ставкасы 9,5 % булганда, ташламалы ставка 5,85 % тәшкил итә.

«Ставка төп ставкадан шактый түбән, тармак министрлыкларына һәм муниципалитетларга предприятиеләргә һәм оешмаларга әлеге ярдәм чарасын куллану мөмкинлеге турында хәбәр итәргә кирәк», – дип ассызыклады министр.

Исегезгә төшерәбез, Россия Хөкүмәте май аенда икътисад һәм гражданнар өчен мөһим булган чит ил продукциясен сатып алуларга ярдәм итү турында карар кабул итте. Импортерлар ташламалы кредит бирү буенча махсус программадан файдалана алалар. РФ Хөкүмәте Карары белән расланган өстенлекле продукция исемлегендә азык-төлек товарлары, дарулар, фармацевтика продукциясе, транспорт чаралары, төзелеш материаллары, төрле станоклар, авыл хуҗалыгы машиналары, электроника бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International